tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Рәссам юбилее

ВИДЕО: Рәссам юбилее

Әлеге рәссам иҗаты белән таныш булучылар аның эшләрендә беркайчан да кеше, яисә хайван һәм кош сүрәте күрмәс. Дистә еллар буе ул үз картиналарында бары тик Идел буе, туган як табигате, авыл күренешләрен генә яза. Сүзебез Ульяновск шәһәрендә гомер итүче Россия рәссамнар Берлеге әгъзасы, Аркадий Пластов исемендәге Халыкара премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирек Нуртдинов хакында бара. Шушы көннәрдә генә төбәкнең татар җәмәгатьчелеге өлкә һәм шәһәр җитәкчеләре катнашында танылган рәссамның 70 яшьлек юбилеена багышланган күргәзмәне ачтылар. Сембернең танылган рәссамы Ирек аганың тормыш юлы, иҗаты һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында Рамис Сафин бәян итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*