tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәктәп театр коллективларының муниципаль бәйгесенең финалы узды
Мәктәп театр коллективларының муниципаль бәйгесенең финалы узды

Мәктәп театр коллективларының муниципаль бәйгесенең финалы узды

Мөслим гимназиясе базасында “Театр яктылыкка илтә” дип исемләнгән мәктәп укучылары театр коллективлары муниципаль бәйгесенең финалы узды. Сентябрь аенда башланган әлеге бәйгедә барлыгы районның 17 мәктәбенең театр коллективлары катнашты.

Финалда Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын интернат-мәктәбе, ​ Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбенең “Балачак” театр төркеме, Салавыз-Мухан төп гомуми ​ белем бирү мәктәбенең ​ “Сәхнә теле” театр түгәрәге, Мөслим лицее театр коллективы, Тат.Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбе “Өмет” театр коллективы, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе “Мәктәп театры”, Баланлы төп гомуми белем бирү ​ мәктәбенең “Ак хыял” театр коллективы чыгыш ясады.

Әлеге коллективларга һәм рольләрне иң оста башкаручы укучыларга Мәгариф бүлеге дипломнары, бүләкләр тапшырылды. ​ Баланлы төп гомуми белем бирү ​ мәктәбенең “Ак хыял” театр коллективы бәйгенең җиңүчесе дип билгеләнде.​

Чыганак: muslumirc.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*