tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күлбаш авылы 250 еллык юбилеен бәйрәм итте
Күлбаш авылы 250 еллык юбилеен бәйрәм итте

Күлбаш авылы 250 еллык юбилеен бәйрәм итте

Читтә йөргән чакта, сагындырып,

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

1 июль көнне Мари Эл Республикасының Күлбаш авылы, вакыт чоңгылында югалмаган, 250 елдан соң да тәмен-ямен безнең көннәргә җиткерә алган быелгы «Авыл көне»н билгеләп олы бәйрәм үткәрде.

Бәйрәмне ачып җибәрү өчен сүз авыл имам хатыйбы Илдус хәзрәткә бирелде. Котлау сүзләре белән Морки районы администрация башлыгы Александр Николай улы Голубков, Морки районы Коркатово авыл җирлеге хакимият башлыгы Владимир Альберт улы Павлов, Республиканың татар мәдәнияте үзәге директор урынбасары Равия Шамил кызы Мусина, Морки муниципаль районы мәдәният һәм туризм бүлеге җитәкчесе Юлия Николай кызы Яковлева җылы котладылар һәм Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырдылар. Авылларыннан күптән чыгып китсәләр дә, һәркем бу олы бәйрәмгә кайтмый калмады.

Мәйдан уртасында шау-гөр килеп төрле татар халык  уеннар уйналды.

Чыганак: ГАУК РМЭ”РЦТК” – МАРИ ИЛЕ ТАТАРЛАРЫ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*