tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дин әһелләре һәм татар җәмәгатьчелеге Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алды
Дин әһелләре һәм татар җәмәгатьчелеге Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алды

Дин әһелләре һәм татар җәмәгатьчелеге Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алды

19 июльдә, танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якупов (1963-2012) вафат булган көнне Казанда күренекле хәзрәтне искә алу чаралары үткәрелде.

Иртән бер төркем дин әһелләре, Вәлиулла хәзрәтнең якын дуслары, фикердәшләре Казанның Самосыровода урнашкан мөселман зиратында аның кабере янына җыелып, Коръән укыды, дога кылды.

Аннан соң Апанай мәдрәсәсендә Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында “Татар телен саклап калуда һәм аның үсешендә “Иман” нәшриятының керткән өлеше: тарих һәм хәзерге заман” дип исемләнгән конференция ачылды. Аның эшендә күренекле дин әһелләре, татар зыялылары, дәүләт, мәгариф, фән эшлеклеләре, хәзрәтнең юлын дәвам итүчеләр, аның танышлары, хезмәттәшләре катнашты. Алар арасында – Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Һашимова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, танылган тарихчы Энгель Таһиров, күренекле шагыйрьләр Ләбиб Лерон, Рифат Сәлах, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һ.б. бар иде.

Чыгыш ясаучылар Вәлиулла хәзрәтнең дин юлында һәм ислам дине үсешендә куйган хезмәтләренә бәя бирде, милли һәм дини күтәрелеш елларында күрсәткән фидакарьлекләрен искә төшерде, татар-мөселман дөньясына күренекле нәшир, мирасны кайтаруда башлап йөрүче, ислам яңарышында юл ярып баручы булуын билгеләп узды. Конференциядә катнашучы танышлары Вәлиулла хәзрәтнең яшь вакытында үзлегеннән татар телен өйрәнүен, химия-технология юнәлешендәге югары уку йортында укуына да карамастан, тарих, мәгариф, мәдәният, сәясәт белән тирән кызыксынуын, оештыра белү сәләте көчле булуын, һәрбер кешене канатландырып, үсендереп эшләтә белүен атады. Мәрхүм хәзрәтнең шәхси сыйфатларына тукталып, аның тырыш, игътибарлы, алдан күрүчән, үҗәт, ару-талуны белмәү, ярдәмчел, юмарт булуын атадылар. Вәлиулла хәзрәт халыкка “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен, Апанай мәчетен һәм мәдрәсәсен кайтарган, “Иман” нәшриятын булдырган, мөселман яшьләре хәрәкәтенең алгы сафында торган. “Иман” нәшриятында 33 ел эчендә 1150 исемдәге хезмәт басылган. 1990-1995нче елларда гына да татар телендә дөнья күргән китапларның гомуми тиражы 432600 данә була. Бу – белгечләр кытлыгы, типография, кәгазь табу авыр булган заманда. “Иман” нәшриятында дөнья күргән татарча китапларның исемлеге 500дән артып китә. Моңа әле тагын газета-журналларны, календарьләрне өстәргә мөмкин.

Көн тәртибендә күтәрелгән мәсьәләләргә килгәндә, чыгыш ясаучылар мәчет-мәдрәсәләрдә татар телле мохит булдыру һәм саклау, татар-мөселман традицияләрен һәм дини мирасны югалтмау, популярлаштыру, киләсе буыннарга тапшыру буенча фикерләре белән бүлеште.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән конференциядә катнашучыларны мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде, “Иман” нәшриятының киңкырлы эшчәнлегенә тукталды. Аерым алганда, Илфар хәзрәт Апанай мәчетенең Казанның иң актив, иң үрнәк, ә тарихи әһәмияте буенча татар милләте өчен иң мөһим һәм кадерле мәчетләрнең берсе булып торуын, “Иман” нәшриятының ислам һәм татар милләте үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез булуы турында җиткерде.

– Вәлиулла хәзрәт – Апанай мәчетен татар дөньясына кайтаручы. Мөхтәрәм Әхмәт хәзрәт Сабиров белән бергә алар аның бинасын торгыза, ачып җибәрә һәм татар-мөселман кыйммәтләрен саклаучы учак итеп, татар мохитен саклаучы мәйдан итеп эшләтә башлый. Бүгенгә кадәр мәчет шушы максатка һәм Вәлиулла хәзрәт салып өлгергән традицияләргә тугры кала, – дип билгеләп үтте Татарстан мөфтие урынбасары.

Илфар хәзрәт Апанай мәчете мәйданчыгында динебез һәм милләтебез хакына, Аллаһ ризалыгы өчен күпләгән проектлар һәм хезмәтләр тормышка ашырылуына туклалып, Нияз хәзрәт һәм Әхмәт хәзрәткә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Алга таба Вәлиулла хәзрәт Якуповның шәхесен тарихчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе буларак ачкан чыгышлар белән дәвам итте. Соңыннан хәзрәт истәлегенә Коръән ашы үткәрелде. Исән булса, аңа быел 4нче сентябрьдә 60 яшь тулыр иде.

Вәлиуллы хәзрәт Якупов 1963нче елның 4нче сентябрендә Башкортстан Республикасының Уфа районы Дмитриевка авылында туа. 1987нче елда “Электрохимик җитештерү технологиясе” белгечлеге буенча С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институтын тәмамлый һәм “инженер химик-технолог” дипломы ала. Шул ук вакытта КДУның тарих факультетына читтән торып укырга керә. Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый. 1991нче елда Вәлиулла Якупов “Иман” нәшриятын җитәкли. Әлеге нәшрият ислам юнәлеше буенча меңнән артык исемдәге китап – дини хезмәтләр, тарихи китаплар бастыруы белән билгеле. Вәлиулла хәзрәт берничә публицистик басманың – “Иман”, “Вера” газеталарының, “Мусульманский мир”, “Иман нуры” журналларының, еллык “Мөселман календаре”нең шеф-редакторы була. Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы һәм “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры булып хезмәт куя.

1998нче елда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары – вакфлар рәисе итеп билгеләнә. 2002нче һәм 2006нче елларда мөселманнар съездында әлеге вазыйфага кабат сайлап куела. Вәлиулла хәзрәт Якупов Россиядә беренче ислам әдәбияты нәшриятына нигез салучы, күпсанлы дини һәм тарихи хезмәтләр авторы, актив публицист буларак та билгеле.

2012нче елның 19нчы июлендә үзенең йорты подъездында ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә фаҗигале төстә һәлак була.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*