tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Милли китапханәсендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрне тапшыру тантанасы узачак
Татарстан Милли китапханәсендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрне тапшыру тантанасы узачак

Татарстан Милли китапханәсендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрне тапшыру тантанасы узачак

19 октябрь көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы узачак. Башлана 17.00 сәгатьтә.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары:

Алия Кәримова “Птица сердца” (татар теленнән тәрҗемәләр), “Вересковая пустошь” шигырьләр җыентыгы өчен; Йолдыз Шәрәпова “Сәяхәтче чемодан”, “Китаплы кич” шигырьләр җыентыгы өчен; Миңзифа Әхмәтшина “Иңнәремдә ак җилкән” шигырьләр җыентыгы өчен.

Кызыксындыру премиясе лауреатлары:

Гөлнур Айзат “Баллы кирпеч” повестьлар һәм тарихи хикәяләр җыентыгы өчен;
Ольга Овчинникова “Зеленый ёж” балалар өчен әкиятләр һәм шигырьләр җыентыгы өчен;
Илдус Диндаров “Торна күзе” повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы өчен.

Әдәби стипендиягә лаек булган студентлар:

Мәскәүнең Горький исемендәге Әдәбият институты студентлары Ильмир Газизов, Руфия Муртазина, КФУ студентлары Ландыш Гобәйдуллина, Алинә Закирова, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студенты Полина Яковлева.

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*