tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истанбулда дөнья чемпионатында татар ашларын тәкъдим итәчәкләр
Истанбулда дөнья чемпионатында татар ашларын тәкъдим итәчәкләр

Истанбулда дөнья чемпионатында татар ашларын тәкъдим итәчәкләр

Бу елның 23-26 ноябрендә Төркиядә кулинария буенча дөнья чемпионаты – Halal Expo узачак. Чарада Татарстан Республикасы да катнашачак.

Төркиядә узачак чара вакытында бөтен дөньядан шеф-поварлар җыелачак. Саммит кунаклары дөньяның 50 иленнән килер дип көтелә – шулар арасында Татарстанны һәм татар ашларын тәкъдим итүчеләр дә булачак. Быел алар беренче мәртәбә татар ашларын тәкъдим итәчәк. Татарстан командасын Зөфәр Гаязов җитәкләячәк. Шулай ук командада хәзер Казанда яшәүче төрек егете  – Топрак Ачыкүз дә катнашачак.

“Әлеге чара, төрле илләрдән эшмәкәрләр, ашчылар, кафе-ресторан хуҗалары белән берләшер, танышыр, тәҗрибә уртаклашыр өчен бик әйбәт мөмкинлек.

Татарстанны тәкъдим итүем белән горурланам ” – дип сөйләде ул “Идел”гә.

Бәйге һәм саммит кысаларындагы ярминкә – осталык дәресләре Истанбулның ярминкәләр үзәгендә узачак. Әлеге чараны оештыручылар – Ислам илләре стандартлары һәм метрологиясе Иституты (SMIIC) һәм Ислам сәүдәсен үстерү бердәмлеге (ICDT).

Чарага тамашачы буларак 90 илдәм 40 меңгә якын тамашачы килер дип көтелә. Шулар арасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та чакырулы.

Чыганак: idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*