tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның “Әхмәдзәки” мәчетендә балалар арасында Коръән бәйгесе үткәрелә
Казанның “Әхмәдзәки” мәчетендә балалар арасында Коръән бәйгесе үткәрелә

Казанның “Әхмәдзәки” мәчетендә балалар арасында Коръән бәйгесе үткәрелә

Рабигыль-ахыр аеның 13 нче көнендә (28 октябрьдә) Казан шәһәренең “Әхмәдзәки” мәчетендә 5-15 яшьлек малайлар арасында мәхәллә күләмендә Коръән уку бәйгесе узачак. Ул мәчет мәхәлләсе, Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге, Россия Федерациясе Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тарафыннан оештырыла. Конкурс ике номинациядә үткәреләчәк: Коръәннең соңгы 10 сүрәсен яттан уку; Коръәннең 30 нчы җүзен яттан уку.

Коръән бәйгесендә Залесный бистәсе, “Залесный Сити”, “Салават күпере” торак комплексында яшәүче балалар катнаша ала. Укучыларга мәртәбәле жюри – КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшид хәзрәт Фәизов, Коръән хафиз Әхмәд хәзрәт Ибраһимов бәя бирәчәк.

Чара “Әхмәдзәки” мәчетендә иртәнге сәг. 9.00 дә башлана.  

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*