tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Тубыл шәһәренең Себер-татар мәдәнияте үзәгенең 35 еллык юбилеена багышланган чарада катнашты
Васил Шәйхразыев Тубыл шәһәренең Себер-татар мәдәнияте үзәгенең 35 еллык юбилеена багышланган чарада катнашты

Васил Шәйхразыев Тубыл шәһәренең Себер-татар мәдәнияте үзәгенең 35 еллык юбилеена багышланган чарада катнашты

Тубыл шәһәренең Себер-татар мәдәнияте үзәге оешуына 35 ел тулды. Бу уңайдан  Үзәкнең актлар залында тантаналы чара узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Васил Шәйхразыев Себер-татар мәдәнияте үзәген күркәм юбилее белән котлады һәм халыкка тугры хезмәт итүдә алга таба да зур уңышлар теләде. Ул билгеләп үткәнчә, үзәк эшчәнлеге халкыбызны, татар телен һәм мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Милли Шура рәисе милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән Тубыл шәһәренең Себер-татар мәдәнияте үзәген бүләкләде һәм махсус бүләк тапшырды. Шулай ук үзәкнең артисты Хәсән Хучашев Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанашлары өчен” билгесе белән бүләкләнде.

Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән Тубыл шәһәре Себер-татар мәдәнияте үзәге “Туфан” татар театр режиссеры Мәдинә Уразметова һәм Тубыл шәһәре мактаулы гражданины, җырчы, җәмәгать эшлеклесе Зәкинә Арангулова бүләкләнде.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән милли хәрәкәт ветераны, җәмәгать эшлеклесе Нурия Вафеева бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*