tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урал Закировның 90 еллыгына багышланган «Урал Нуриевич Закиров белән 108 минут» шәһәр чарасы узды.
Урал Закировның 90 еллыгына багышланган «Урал Нуриевич Закиров белән 108 минут» шәһәр чарасы узды.

Урал Закировның 90 еллыгына багышланган «Урал Нуриевич Закиров белән 108 минут» шәһәр чарасы узды.

2023 елның 25 октябрендә Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе «Зихангирлар марафоны» проекты кысаларында укучыларда патриотизм хисе формалаштыру, илнең дөньякүләм казанышлары тарихын өйрәнү, күренекле шәхесләр үрнәгендә тәрбияләү максатларында Казанның Мактаулы гражданины У.Н.Закировның 90 еллыгына багышланган «Урал Нуриевич Закиров белән 108 минут»  шәһәр чарасы узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов катнашты.

– Закиров Урал Нури улы – илебезнең ракета-космос тармагы ветераны, илнең күренекле эшлеклеләре җитәкчелегендә эшләгән, күренекле галим, югары уку йортлары укытучысы, мәктәп укучылары, яшьләр, массакүләм мәгълүмат  чаралары вәкилләре белән актив эшен дәвам итә. Бу уку елында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм «Зихангирлар» инициатив төркеме Казан мәктәпләрендә «Зихангирлар марафоны» – космоска, Ватан космонавтикасы казанышларына багышланган айлык чаралар циклын үткәрә. Бу марафон кысаларында октябрьдә шулай ук У.Н.Закировның 90 еллык юбилеена багышланган чаралар да уза.

1961 елның 12 апрелендә планетаның беренче космонавты Юрий Алексеевич Гагаринның тарихи очышы төгәл 108 минут дәвам итә. Шулай итеп, ул космонавтика тарихына «Гагарин әйләнеше» буларак кереп кала. «Зихангирлар марафоны» чаралары да нәкъ шул кадәр дәвам итә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*