Татарстанның Актанышында “Ак калфак” оешмасының ел йомгаклары конференциясе булды.
Шунда ук оештырылган “Милли киемле курчак” конкурсында Мирзанурова Гүзәлия апа (Кыр-Каентүбә), Марданова Язилә (Иске Кормаш) һәм Яңа Балтач башлангыч мәктәбе укучылары (укытучы-Хөснетдинова Вәсилә) үз курчаклары белән катнаштылар.