tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗедә Шәүкәт Галиевның юбилее уңаеннан әдәби чара узды
Әгерҗедә Шәүкәт Галиевның юбилее уңаеннан әдәби чара узды

Әгерҗедә Шәүкәт Галиевның юбилее уңаеннан әдәби чара узды

Әгерҗе Үзәк балалар китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның юбилее уңаеннан әдәби чара узды. 6 нчы санлы балалар бакчасыннан килгән нәни китап укучыларга балалар шагыйре турында тулы мәгълүмат бирелде.

Катнашучылар авторның шигырьләрен, аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны тыңладылар, шагыйрьнең портретын ясадылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чара барышында балалар үзләре әзерләп килгән шигырьләрне дә сөйләделәр.

Шәүкәт Галиев – Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе (1996), Халыкара Г.Х.Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе.

Чыганак: agryz-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*