tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай әдәби музеенда язучы, нәшир Әхмәтгәрәй Хәсәнинең 140 еллыгына багышланган кичә була
Тукай әдәби музеенда язучы, нәшир Әхмәтгәрәй Хәсәнинең 140 еллыгына багышланган кичә була

Тукай әдәби музеенда язучы, нәшир Әхмәтгәрәй Хәсәнинең 140 еллыгына багышланган кичә була

24 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Тукайның фикердәшләре – язучы, тәрҗемәче, нәшир, журналист Әхмәтгәрәй Хәсәнинең 140 еллыгына һәм аның хатыны, журналист, «Аң» журналының җаваплы сәркатибе Зәйнәп Хәсәниянең 135 еллыгына багышланган «Хәсәниләр» дип аталган әдәби-музыкаль кичә була.

«Нәшир, язучы, журналист, тәрҗемәче Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм аның хатыны Зәйнәп Тукайның якын дуслары була. Габдулла Тукай еш кына Хәсәниләрнең өйләренә һәм дачасына килеп йөргән. Аларның 1912 елның 15 декабрендә беренче тапкыр дөнья күргән иҗтимагый-сәяси юнәлешле «Аң» журналын чыгарудагы хезмәттәшлеге аерым игътибарга лаек. Басманың исеме дә Тукай белән бәйле: беренче санында шагыйрьнең «Аң» шигыре урнаштырылган. Журналның баш мөхәррире Әхмәтгәрәй Хәсәни, җаваплы сәркатибе Зәйнәп Хәсәния була», – диде «Татар-информ»га музей мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Аның әйтүенчә, Әхмәтгәрәй Хәсәни Казан артында туган, башлангыч белемне өйдә алган, француз, төрек, гарәп телләрен белгән.

«Рус, Европа һәм көнчыгыш әдәбияты, мәдәнияте, тарихы белән җитди кызыксына, татар мәгърифәтчеләренең иҗатын яхшы белә, яшьтән үк тәрҗемәләр белән шөгыльләнә һәм яза башлый. 1906 елда «Гасыр» нәшриятын ача, анда рус әдипләренең татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре басыла. Бер актлы комедияләр, әдәби тәрҗемәләр, иҗтимагый-сәяси мәкаләләр авторы һәм атаклы «Шәрык» клубының актив әгъзаларының берсе буларак, Әхмәтгәрәй Хәсәни иҗтимагый һәм мәдәни тормышта аерым урын ала», – диде ул.

Әхмәтгәрәй Хәсәнинең күпъяклы эшчәнлегендә хатыны Зәйнәп Хәсәния таяныч һәм ярдәмче булган. «Зәйнәп сәүдәгәр гаиләсендә туган, яхшы белем алган, рус телен камил белгән. Ул журналистика белән шөгыльләнүче беренче татар хатын-кызларының берсе», – диде Гүзәл Төхвәтова.

Әдәби-музыкаль кичәдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары башкаруында Габдулла Тукай турында истәлекләрдән өзекләр яңгыраячак, тамашачылар алдында тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова, Хәсәниләр нәселенең варислары чыгыш ясаячак. Музей хезмәткәрләре шагыйрьнең Хәсәниләр белән бәйле мемориаль истәлекләре турында сөйләячәк.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*