Күптән түгел Түбән новгород өлкәсенең Татар Моклокасы мәдәният йортында әлеге заманда бик мөһим һәм әһәмиятле булган чара – ялга кайткан СВОда катнашучы ир-егетләр һәм аларның әти-әниләре белән “Сезнең хезмәтегез һәм батырлыгыгыз бәяләп бетергесез” дип аталган очрашу узды. Аңа Спас округы депутатлар Советы депутаты Хайдәр Жамалетдинов, җирле территориаль бүлек җитәкчесе Салех Щегалев һәм Бөтенроссия инвалидлар оешмасының авыл бүлекчәсе рәисе Хәмдия Мәсумова да килде.
Егетләребез кыскача гына хезмәтләре турында сөйләде, илебезнең төрле нокталарыннан даими килеп торган гуманитар йөкләрнең бик урынлы һәм кирәкле булуын билгеләп үтте, барча хезмәттәшләре исеменнән аны туплаучыларга чиксез рәхмәтләрен белдерде. “Шундый ышанычлы тыл булганда, җиңү, һичшиксез, безнеке булачак”, – дип сөйләделәр алар.
Хәйдәр Шәүкәтович һәм Салех Сафинович хәрбиләрне Спас хакимияте исеменнән кайнар сәламләделәр, ихластан рәхмәт әйттеләр, аларның гаиләләренә, туганнарына һәм якыннарына һәрьяклап ярдәмнәрен ышандырдылар.
Ватан сакчыларыбызга багышланган видеороликны караганда, әти-әниләрнең һәм безнең күз төпләре яшьләнде. Ир-егетләребезнең исән-сау кайтуларын теләп, бүген һәрберебез дә догада тора, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас, чөнки дөреслек безнең якта.
Солдатларның гаиләләре белән күрешүебезне җылы аралашып чәй табыны артында тәмамладык.
Ватаныбызның ихтыяҗын яклаучы бөтен егетләр чын батырлык, ныклык, рухның какшамаслык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора.
Гализә КУКАЕВА,
мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.
Татар Моклокасы.