tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирында 40тан артык команда бил алышачак
Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирында 40тан артык команда бил алышачак

Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирында 40тан артык команда бил алышачак

2-3 февраль көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куючы ачык турнир уза. Традицион рәвештә 61 нче тапкыр үткәрелүче бәйгедә 40лап команда катнашуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

ТР көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров әйтүенчә, быел катнашучылар саны узган елдан да ким булмаячак.

«Бәйге 11 үлчәү категориясендә уза. Былтыр 366 көрәшче бил алышкан иде. Ун ел элек рекорд күрсәткече булган. Ул чакта 435 көрәшче килгән. Быел да былтыргы дәрәҗәдә булыр, дип өметләнәбез. 40тан артык команда катнашачак. Турнир күптәннән ачык булып бара. Теләге булган күрше төбәкләр дә ел саен көрәшәләр. Быел да аларның килүе көтелә», – диде Марсель Таһиров.

Көрәшчеләргә әзерләнгән приз фонды Татарстан беренчелегендә кебек булачак. Беренче урын алган көрәшчеләргә 100 мең, икенче урынга – 70 мең, өченче урынга 50шәр мең күләмендә акча биреләчәк.

ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы бәйгене иң дәрәҗәлесе, дип атады.

«Муса Җәлил истәлегенә турнир – барыбыз да көтеп ала торган, татар көрәшендәге иң зур бәйгеләрнең берсе. Аны көрәшчеләр дә, тамашачылар да, ветераннар да көтеп алалар. Көрәшчеләр өчен Муса Җәлил бәйгесе аерым урынны алып тора. Анда җиңгәч, үзеңне бер баскыч югарыга менгән кебек хис итәсең. Без үскән вакытта «Ватаным Татарстан» газетасында фотосурәтеңне күрү бик дәрәҗәле иде. Алар һаман да безнең сандыкларда саклана. Көрәш – ул яшәешебез, киләчәгебез», – дип сөйләде Хәлил Шәйхетдинов.

Муса Җәлил турнирын 10 тапкыр откан Раил Нургалиев бу бәйгедә әзерлексез көрәшеп булмавын әйтте. «Бу бәйгенең дәрәҗәсе бик зур, ул иң зур һәм көчле турнирларның берсе. Балачактан ук безгә Муса Җәлил истәлегенә булган бәйге турында әйтеп киләләр иде. Турнирга көрәшчеләр ныклап әзерләнә. Анда әзерлексез килеп кенә көрәшеп булмый», – диде Раил Нургалиев.

2 февральдә ТР көрәш федерациясенең Президиум Рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендә утырыш та булачак. Татар көрәшенең республикада торышы, аның үсеше һәм киләчәге турында фикер алышу көтелә. Утырышта шулай 2024 елга эш планы карала.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*