tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Моклокасы авылында хәрбиләр белән очрашу узды
Татар Моклокасы авылында хәрбиләр белән очрашу узды

Татар Моклокасы авылында хәрбиләр белән очрашу узды

Күптән түгел Түбән новгород өлкәсенең Татар Моклокасы мәдәният йортында әлеге заманда бик мөһим һәм әһәмиятле булган чара – ялга кайткан СВОда кат­нашучы ир-егетләр һәм аларның әти-әниләре белән “Сезнең хезмәтегез һәм батырлыгыгыз бәяләп бетергесез” дип аталган очрашу узды. Аңа Спас округы депутатлар Советы депутаты Хайдәр Жамалетдинов, җирле территориаль бүлек җитәкчесе Салех Щегалев һәм Бөтенроссия инвалидлар оешмасының авыл бүлекчәсе рәисе Хәмдия Мәсумова да килде.

Егетләребез кыскача гына хезмәтләре турында сөйләде, илебезнең төрле нокталарын­нан даими килеп торган гума­нитар йөкләрнең бик урынлы һәм кирәкле булуын билгеләп үтте, барча хезмәттәшләре исеменнән аны туплаучыларга чиксез рәхмәтләрен белдерде. “Шундый ышанычлы тыл булган­да, җиңү, һичшиксез, безнеке бу­лачак”, – дип сөйләделәр алар.

Хәйдәр Шәүкәтович һәм Салех Сафинович хәрбиләрне Спас хакимияте исеменнән кайнар сәламләделәр, ихластан рәхмәт әйттеләр, аларның гаиләләренә, туганнарына һәм якыннарына һәрьяклап ярдәмнәрен ышан­дырдылар.

Ватан сакчыларыбызга багыш­ланган видеороликны караган­да, әти-әниләрнең һәм безнең күз төпләре яшьләнде. Ир-егетләребезнең исән-сау кайтула­рын теләп, бүген һәрберебез дә догада тора, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас, чөнки дөреслек безнең якта.

Солдатларның гаиләләре белән күрешүебезне җылы ара­лашып чәй табыны артында тәмамладык.

Ватаныбызның ихтыяҗын яклаучы бөтен егетләр чын батыр­лык, ныклык, рухның какшамас­лык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора.

 

Гализә КУКАЕВА,

мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Татар Моклокасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*