tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы бүлекчеләре җитәкчеләре белән утырыш уздырды
Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы бүлекчеләре җитәкчеләре белән утырыш уздырды

Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы бүлекчеләре җитәкчеләре белән утырыш уздырды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров районардагы бүлекчәләр активы белән онлайн форматта очрашты. Чарада Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов катнашты.

Данис Шакиров утырышта катнашучыларга 4-6 мартта узачак форум турында җиткерде. Татарстандагы бүлекчәләрнең структурасы һәм эшне оештыру турында мәгълүмат бирде.

Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов эшчәнлекне яхшырту максатыннан тәкъдимнәр белән чыкты. Ул белдергәнчә, Татар яшьләре форумының структур берәмлеге буларак һәр район һәм шәһәрдә актив яшьләрне тарту юлларын эзләргә кирәк. Шулай ук булмаган районнарда татар тарихы, туган якны өйрәнүчеләр оешмалары, Аксакаллар шурасын, эшмәкәрләр оешмасы төзү мөһим. Иҗади берләшмәләрне (рәссамнар, язучылар, журналистлар) оештыруны да карарга кирәк.

Утырышта катнашучылар алда торган бурычларны һәм  2024 нче елга билгеләнгән планны үзара хезмәттәшлек итеп тормышка ашыру турында килеште.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*