tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Волгоград өлкәсендә Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды
Милли Шура рәисе Волгоград өлкәсендә Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды

Милли Шура рәисе Волгоград өлкәсендә Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды

Бүген Волгоград өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев өлкәнең Ленин районында урнашкан Малай авылында булды. Татарстан Вице-премьерын район башлыгы Андрей Денисов каршы алып озатып йөрде.

Малай авылына унтугызынчы гасыр уртасында татарлар нигез салган. Бүгенге көндә авылда 2 меңгә якын кеше яши, шуларның күпчелеге татар милләте вәкилләре.

2021 елның октябрендә биредә яшәүче татарлар өчен генә түгел, ә бөтен татар дөньясы өчен куанычлы вакыйга була. «Аллея российской славы» проекты, Бөтендөнья татар конгрессы һәм җирле татарлар ярдәме белән патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә бюст ачыла. 2019 елдан башлап әлеге бюстны булдыру инициативасы белән  җирле мәктәп директоры Зәрия Байкина тырышып йөри.

Татарстаннан килгән кунаклар иң беренче чиратта Җәлил бюстына чәчәкләр салдылар, соңыннан Җәлил исемен йөртүче мәктәп, балалар бакчасы белән таныштылар, авыл мәчетендә булдылар. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, Малай авылының мәктәп музеенда шагыйрьгә багышланган экспозиция дә оештырылган. Авыл мәктәбендә татар теле факультатив буларак укытыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*