Татар хатын-кызы… Ул милләтенең үткәнен яхшы белүче, әхлаклы, тәрбияле, тыйнак, шул ук вакытта үз-үзен яклау сәләтенә ия булган горур атлап йөрүче зат.
Безнең як – татарлар күпләп яшәгән төбәк буларак билгеле. Шуңа бездә милләтебезнең мәдәниятен саклауга юнәлтелгән җитди чаралар оештырыла. Шуларның берсе – ел дәвамында көтеп ала торган “Нижгарбикә” конкурсы. Төп максаты – татар хатын-кызларының күркәм сыйфатларын, сәләтен күрсәтү, халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән бу күләмле, мөһим чара 19 апрельдә инде җиденче мәртәбә Кочко- Пожар мәдәният йортында узды.
“Нижгарбикә-2024”, традиция буларак, бишенче тапкыр шушы конкурсның чишмә башында торучыларның берсе, аңа исем уйлап тапкан, авылының мәдәни тормышын торгызуга күп көч- тырышлыгын куйган, әмма Аллаһы язмышы белән арабыздан бик иртә китеп барган әлеге мәдәният учагының сәнгать җитәкчесе Эльвира Әхмәт кызы Мусинаның якты истәлегенә багышланды.
Бу тәкъдим 7 ел элек Эльвира белән бергә конкурсны башлап җибәрүче hәм хәзерге көндә дә аны тиешле дәрәҗәдә дәвам итүче аккалфаклылар Зилә Ардинат кызы Ахмадуллина hәм Наилә Аманулла кызы Жиһаншина тарафыннан кертелде hәм башкалар аны берсүзсез кабул итте.
Оештыручылар һәм катнашучылар
Конкурс өлкә татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе, татар хатын-кызларының өлкә “Ак калфак” оешмасы, Кочко-Пожар мәдәният йорты оештыруында, өлкә “Туган як”, Кызыл Октябрь округының “Сельские вести/Авылым хәбәрләре”, Сергач округы- ның “Сергачская жизнь” газеталары, “Сергач татар радиосы”ның мәгълүмати ярдәме белән узды, ә аның барышын Сергач телевидениесе яктыртты.
Быелгы конкурста җиде сөйкемле, мөлаем, берсеннән- берсе уңган ханым – Дзержинск шәһәреннән Дияна Гиматдинова, Пильна округы Сафаҗай авылыннан Алсу Хәйретдинова, Сергач округы Кочко-Пожар һәм Грибан авылларыннан Гөлнара Мусина белән Алсу Гөбәйдуллина, Түбән Новгородтан Венера Җәфәрова, Спас округы Татар Моклокасыннан Елена Әхмәтҗанова һәм Кызыл Октябрь округы Уразавылдан Венера Камалетдинова катнашырга теләк белдерде. Аларның һәрбересе алда торган сынауларны горур үтеп чыгачагына ышанды.
Бу көнне Кочко-Пожар мәдәният йорты кырмыска оясын хәтерләтте: өлкәнең татарлар компакт яшәгән төрле округларыннан килгән катнашучы хатын-кызлар, аларның булышу төркемнәре һәм җанатарлары, тамашачылар, чакырылган кунак- лар, бәйгенең элекке җиңүчеләре, татар иҗтимагый оешмалары әгъзаларының аралашуы, шатлык- лы күрешүләр бәйрәм тантанасы тудырды.
Конкурсны ачу мизгеле
“Нижгарбикә-24” бәйгесен җирле клубның үзешчәннәре башлап җибәрде – Азат Жиһаншин баянда төрле җырлардан попурри уйнады, ә бию төркеме бик матур музыкаль композиция күрсәтте.
Әлеге чараның алыштыргысыз алып баручысы Альбина Әндәрҗанова барча халыкны җылы сәламләп, бәйгене рәсми рәвештә ачып җибәргәч, сәхнәгә мөхтәрәм кунаклар – “Ак калфак” оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе, А. Алиш исемендәге гимназия директоры Рәхимә Арсланованы, Сергач муниципаль округы хакимиятенең мәдәният, сәнгать һәм туризм идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ирина Трофимованы һәм мәрхүм Эльвираның кызы Галия Хөсәиншинаны чакырды.
“Элек-электән “бикә” дигән исем белән иң зыялы, иң затлы хатын-кызларга дәшкәннәр. Шушы атаманы раслап, бүгенге бәйгедә иң уңган, милли җанлы, тәвәккәл хатын-кызлар җыелган дип беләм. Татарстан башкаласы Казаннан бик күп сәламнәр алып килеп, һәрбер катнашучыга ихлас күңелдән уңышлар телим”, – диде үзенең тәбрикләү чыгышында Рәхимә ханым. Ирина Сергеевна белән Галия ханым да бу көнне сәхнәгә чыгучы гүзәл затларга уңышлар, ә тамашачыларга күңелле ял һәм яхшы кәеф теләде.
Жюри
Оештыручылар тарафыннан тупланган абруйлы жюри составында бу көнне Рәхимә ханым Арсланова, шулай ук Казан кунаклары, танылган җырчы Ләйсән Сөнәгатова һәм Татарстанның атказанган артисты, виртуоз баянчы Ваис Бәйрәмов, гомерлек педагог, Татарстанның атказанган укытучысы исемен йөртүче шөбилеле Рушания Абрахимова һәм Пашат мәдәният йорты директоры Зайрә ханым Абдулхалекова эшләде, ә исәп- хисап эшләрен, һәрвакыттагы- ча, “Нижгарбикә-2016” җиңүчесе Гөлнара Нәвретдинова алып барды.
Алгарак китеп әйтәсе килә, чыгышларга бәя биреп утырганда барлыкка килгән хис-тойгыларын Рәхимә ханым түбәндәге матур шигъри юлларга да салып өлгергән:
Нижгарбикә ханбикәдәй
Милләтемнең гүзәле.
Синең матурлыгың бүген
Бар җиһанны бизәрлек.
Уңган, тырыш Нижгарбикә
Сиңа тиңнәр юк бүген.
Шундый хатын-кызлар барга
Шатлана безнең күңел.
Бәйге биремнәре
Бераз чигенү ясап алгач, әле төп чараны яктыртуга күчик. Конкурсанткалар бу көнне биш биремдә үзләренең осталыкларын исбатларга тиеш иде. Жюри әгъзалары аларны сәхнәдә үз-үзләрен тоту культурасын, артистлык сәләтен, эмоциональлек, костюм, музыкаль бизәлеш, оригинальлек һ.б. исәпкә алып бәяләде.
Бәйгенең беренче, “Визит карточкасы” өлешендә, катнашучылар презентация фонында төрле алымнар кулланып, шигъри формада, сәхнә күренеше ярдәмендә, гаилә тарихындагы әһәмиятле вакыйгаларны ассызыклап үзләре, гаиләләре, җан шөгыльләре белән таныштырды, шәҗәрә агачын тәкъдим итеп, буыннар хәтерендә аның мөһимлеген билгеләп үтте. “БеZ ceZнең белән” биреме кыса- ларында ханымнар СВОда катна- шучы хәрбиләргә бер ярдәм һәм файда булыр дип күңел җылысын кушып бәйләгән оекбашлар, үзләре ясаган окоп шәмнәре, шу- лай ук үзләре теккән балаклава- лар, өйдә кайнаткан шикәр һәм махсус кечкенә банкаларга туты- рып бал да китергән иде. Хәзерге заманда яулык яки тюрбан бәйләү бик популярла- шып китте. Шуңа өченче бирем “Матур итеп яулык бәйләү” дип билгеләнгән иде һәм һәрбер кат- нашучы ханым нәкъ менә үз ысу- лын кулланып, яулык бәйләүнең серләрен ачты һәм матурлык ту- дыру буенча дәрес бирде. Нинди генә хатын-кызлар бәйгесе булмасын, ул беркай- чан да диярлек иң тәмле булган “Хуҗабикә” биременнән башка узмый. Бу юлы да чыгарма бул- мады, уңган-булган, тормыш тәҗрибәсен шактый туплаган ханымнар үзләренең аш-суга осталыкларын күрсәтте, кулинар сәләтләрен ачты. Алар кәкәш- пироглар, өчпочмак, кош теле, катлама-казы, пәрәмәч һәм күптермәне телеңне йотарлык итеп пешереп кенә калмыйча, матур гына фото яки видеосюжет, шигырь, җыр-бию ярдәмендә тәкъдим итте, һәрбересе үзенә генә хас булган рецептлары бе- лән дә бүлеште. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, әлеге камыр ризык- лары һәм икенче биремдәге кул эшләнмәләре конкурсның икенче көнендә Мулинодагы госпитальдә дәваланучы хәрбиләргә илтеп тапшырылды. Тамаша кызганнан-кыза барды. Биремнәр алмашынып, ханымнар- ны сыный, ә мөхтәрәм жюри алар- га үз бәяләрен бирә торды. Бәйге җыр-моңга да бай булды. Биремнәр арасында тамашачылар үзешчән артистларның чыгышла- рына алкышлап утырды. Җырчы Ләйсән Сөнәгатованың дәртле җырлары тамашачыларның көч- ле алкышларына күмелде. Шу- лай ук танылган баянчы Ваис Бәйрәмовның төрле уен коралла- рында уйнавы, автор-башкаручы буларак матур җырлавы ямь өстенә ямь булды. Татарстан язу- чылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Рәхимә ханым Арсланованың эчтәлекле, мәгънәле шигырьләрен халык тын да алмыйча тыңлады. Ә махсус кунаклар – Сергач үзәк мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Стрекоза” балалар бию төркеменең “Туктатыгыз сугыш- ны” дигән тетрәндергеч музыкаль композициясе күп кешеләрнең күзләрен чылатты һәм уйланырга мәҗбүр итте. Ниһаять, чират соңгы, иң күңел- ле “Иҗади бирем”гә дә җитте. Катнашучы хатын-кызларның һәрбересе бу биремне дә лаек- лы ерып чыкты. Моклокалы Еле- на Әхмәтҗанова биредә “Печән чабу һәм киптерү” күренешен сәхнәлештергән, уразавыллы Ве- нера Камалетдинова кызы һәм улы белән “Әпипә”гә биеде, ә кал- ган ханымнар иҗади номер итеп җыр сайлаган иде. Шуның белән конкурс програм- масы тәмамланды. Афәрин, бәйге барышында катнашучыларның берсе дә югалып калмады, һәрбер биремдә үзен лаеклы күрсәтте: зәңгәр экраннарда ярымшәрә чы- гыш ясаган ясалма “мисс”ларың якта торсын! Безнең татар хатын- кызлары матур да, тыйнак та, зирәк тә. Бәйгене караган тамаша- чы моңа инанып, сокланып утыр- гандыр, чөнки сокланмый мөмкин дә түгел иде.
Нәтиҗәләр һәм бүләкләү
Бу көнне сәхнәдә төбәгебезнең иң яхшы, иң көчле хатын- кызлар командасы һәрьяклап үз сәләтләрен күрсәтте, шуңа жю- рига дөрес, гадел карар кабул итәргә бик үк җиңелләрдән бул- магандыр. Мондый бәйгедә кат- нашу, көч сынашу, әлбәттә, бик күп энергия, тырышлык таләп итә. Бу көнне сәхнә түренә чы- гарга тәвәккәлләгән һәрбер ха- ным, һичшиксез, җиңүче инде, ләкин конкурс шартлары буенча “Нижгарбикә” исеме тик бер катна- шучыга бирелә. Бәйге нәтиҗәләре буенча, “Үз эшенең остасы” номинациясендә Дияна Гиматдинова җиңүче дип табылды, Елена Әхмәтҗанова “Уңган хуҗабикә” исеменә лаек булды, “Иң сәләтле хатын- кыз” номинациясендә Алсу Гө- бәйдуллина җиңү яулады, Венера Җәфәрова “Иң ягымлы хатын- кыз”, Алсу Хәйретдинова “Иң зирәк хатын-кыз” номинацияләре җиңүчеләре, “Тамашачы мәхәб- бәте” исеменә Венера Камалет- динова ия булды. Ә “Нижгарбикә- 2024” исеме хаклы рәвештә Кочко-Пожар мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Гөлнара Мусинага бирелде һәм җиңүче таҗын – калфакны аңа гаиләсе исеменнән Ибраһим әфәнде ки- дерде. Катнашучыларның һәрбересенә Сергачтагы “Континент” сәүдә үзәге генераль директоры Фаил Хамзиннан чәчәк бәйләмнәре, өлкә “Ак калфак” оешмасыннан чәкчәкләр, үз номинацияләрендә Дипломнар, Түбән Новгородта яшәүче эшмәкәр Рәшит Хаса- нов, Кочко-Пожардагы “Авторе- монтсервис” җәмгыяте директо- ры Илгиз Измайлов, шулай ук Сергачта урнашкан “Гуди” сәүдә үзәге хуҗасы Рамил һәм Карина Жианшиннар, Нижгар татарла- ры конгрессы һәм өлкә татарла- ры милли-мәдәни автономиясе исеменнән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Барлык спонсорларга да авто- номия исеменнән Рәхмәт хат- лары бирелде, ә Кочко-Пожар мәдәният йортын өлкә “Ак кал- фак” оешмасы җитәкчесе Зилә Ахмадуллина термопот белән сөендерде. Җирле мәдәният йорты директо- ры Ибраһим Мусин, үз чиратын- да, һәрбер чараларда актив кат- нашучы клубның “Капелька” бию төркеме кызларын һәм өлкәнрәк үзешчәннәрен берди ак калфак- лар белән бүләкләде.
Бу көнне узган бәйге, чын мәгънәдә, милләт һәм мәдәният бәйрәменә әверелде. Барлык катнашучыларга, оештыручылар- га, иганәчеләргә халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калуга зур өлеш керткәннәре өчен чиксез рәхмәт. Клубны бәйрәмчә матур итеп бизәгәннәре, җылы итеп каршы алганнары, кунакчыллыклары, халыкны берөзлексез кайнар чәй белән тәэмин итеп торганнары өчен Кочко-Пожар мәдәният йорты коллективы хезмәткәрләре Ибраһим белән Гөлнара Му- синнарга, Азат һәм Наилә Жиһаншиннарга, тавыш операторы Рамил Хөсәиновка, җыештыручы Камилә Салахетдиновага ае- рым рәхмәт. Күпме көткән, никадәр әзерләнгән вакыйга йөрәкләрдә мәңге онытылмаслык хатирә, хисләр калдырып, берничә сәгать эчендә узды да китте. Шулай итеп, гүзәл затларыбызның оста- лыгын, матурлыгын, батырлыгын һәм уңганлыгын күрсәткән тагын бер конкурс артта калып, үзенең үзенчәлекләре һәм төсмерләре белән тарихыбыз сәхифәләренә язылды. Әлегә сау булыйк, дуслар, Аллаһы боерса, киләсе елга кабат Кочко-Пожарда “Нижгарбикә-25” бәйгесендә очрашырбыз!
Кадрия ӘНДӘРҖАНОВА.
Илнар Садеков фотолары