tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләчәгебез яшьләр кулында
Киләчәгебез яшьләр кулында

Киләчәгебез яшьләр кулында

«Идел» яшьләр үзәге 1999 елдан башлап Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татар яшьләре белән өзлексез эш алып бара. Оешманың татар яшьләре өчен лидерлык мәктәбе, мәдәни-күңел ачу чаралары, бәйге һәм фестивальләр оештыру һәм үткәрүдә 15 еллык тәҗрибәсе бар. Оешманың татар яшьләре белән эшләү буенча үз системасы булдырылган. Яшьләр сәясәте өлкәсендәге эшчәнлек яшьләрне актив рәвештә эшкә тартуны күз алдында тота. «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан башкарылган чаралар нәтиҗәсе буларак төбәкләрдә 40лап иҗтимагый оешма төзелүен әйтеп үтәргә кирәк.

Киров өлкәсе Малмыж районында да 11,12 апрель көннәрендә Яңа Смәил җирлегендә Татар балалар лидеры мәктәбе (ТДШЛ) буенча укулар оештырылды. Бу чараны Яңа Смәил мәдәният йорты хезмәткәре Резидә Хисамиева ачып җибәреп, иң элек сүзне Малмыж районы башлыгы Эдуард Леонид улы Симоновка бирде. Шулай ук Яңа Смәил авылы җирлеге Рашид Камил улы Әхәтов та укучыларны һәм килгән кунакларны сәламләп, бу укуларның уңышлы һәм дәвамлы булуын теләде. Киров өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Язилә Хаҗиәхмәт кызы Әсхәтдинова да үзенең чыгышында укучыларга актив катнашып, уңышлар теләде.

“Идел” яшьләре үзәгенең төп максаты: татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау, аларга үсәргә ярдәм итү. Катнашучылар өчен программа нигезендә проектлар язу буенча дәресләр, төрле юнәлешләрдәге мас-тер-класслар, дебат уеннары, викториналар оештырыла. Моннан тыш смена дәвамында шәхесләр белән очрашулар, театрлар карау,  түгәрәк өстәлләр, тренинглар уздыру каралган. Әлеге мәктәптә балалар лидерлык сыйфатын үзләштерә һәм милли гореф-гадәтләргә игътибар арттыра.

Килгән кунакларыбызның берсе Салават Кадыйров белән миңа да сөйләшергә туры килде. Ничек итеп “Идел” яшьләр үзәгенә килеп кергәнлеге белән безне дә таныштырып китте.

– Моңа кадәр «Идел»нең барлык булган проектларында катнашып чыктым. Кайберләрендә 3-4әр тапкыр булдым. Беренче катнашкан проект – «Иделем акчарлагы» иде. Бирегә эшкә урнашканчы, Татар китабы йортында эшләдем. Көннәрдән бер көнне «Сине «Идел»дә күрәсебез килгән иде», – дигән тәкъдим килде – озак уйламадым, ризалаштым. Безнең вазифалар бер – татар яшьләре өчен эшләү, аларны җәлеп итү. Икенчедән, булган проектларны саклап калып, яңаларны туплау. «Идел»дә эшләү миңа рәхәтлек бирә. Эш шулкадәр мавыктырыч – мин хәтта көн узганын сизмим дә. Без коллективыбыз белән шулай – эштән соң да калып эшлибез. Чөнки теләк бар – үз өлешебезне кертәсе килә, – ди Салават, – безнең “Идел” яшьләр үзәгенең дуслары да бар. Алар мөмкинлекләреннән чыгып безгә ярдәм итәләр. Менә бүген дә безнең белән яшь кызыбыз Эльвина Сәлихҗанова килде. Ул 4нче курс студенты һәм Мөслим районының “Ык буйлары” бию ансамбленең солисткасы. Ул укучыларны бию алымнарына өйрәтәчәк.

“Идел” яшьләр үзәгеннән килгән тагын бер кунагыбыз Гөлнара Хөснетдинова.

– Мин үзем Новосибирскитан. «Идел» проектларына башта катнашучы буларак килсәм, 2020 елда эшкә чакырылдым. Миңа монда масштаблы проектларга ниндидер өлеш кертү ошый. Аеруча балалар өчен чараларны яратам. Еш кына әти-әниләр: «Рәхмәт сезгә, безнең балалар өйдә татарча ешрак сөйләшә башлады», – дип шалтыраталар. Максатыбыз да шул бит. Дөрес, берничә көндә тарихны яки телне өйрәтеп бетереп булмый, әмма балада теләк уятып була.

Чынлыкта да бу укулар бик күңелле дә, файдалы да булды. Укучыларда онытылмаслык тәэсирләр дә калдырды. Балалар бер-берсе белән татарча аралаштылар, халкыбызның гореф-гадәтләрен искә төшерделәр, кайсыларын өйрәнделәр, татар бию алымнарын кабатладылар, чын лидерлык сыйфатларын үстерделәр. “Үзебездә җыйган барлык мәгълүматларны, барлык белгәннәрне яшь буынга тапшырасы килә. Монда килеп киткән балаларда ана теленә карата кызыксыну уята алсак, без бик шат. Тулаем татарча сөйләшмәсә дә, татар җырлары тыңларга, татар киноларын карарга мөмкиннәр. Яки мондый мәктәпләрдә очрашканнан соң кайтып үз регионнарында татар яшьләре үзәкләренең эшчәнлеген оештырып җибәрсәләр, без үзебезне тагын да канатлырак итеп хис итәбез. Эшебезнең нәтиҗәсен күргәч, без юкка гына бу проект өстендә эшләмәгәнлегебезне беләбез.

“Идел” яшьләре үзәге үткәргән укулар үз эченә бик бай материал туплаган. Һәр бала үзенә кирәкле белемне алды. Кемдер оста итеп биеде, кемнеңдер лидерлык сыйфатлары бик актив чагылды. Лекцияләрдә бер үк балалар катнашмады, ә төрле-төрле балалар.

Укучылар арасыннан иң актив һәм укучыларны үз артыннан ияртә алырдай лидерлык сыйфатларына ия булган укучы билгеләнде. Ул – Камилә Гыйбадуллина.

Киләчәктә дә “Асыл” балалар лидерлар мәктәбе үзенең эшен дәвам итәр, балалар саны да күбәер. Рәхмәтләремне иң элек безгә килгән кунакларыбыз – “Идел” яшьләр үзәгенә, язу, документлар белән эш иткән, шушы укуларны оештырган Киров өлкәсе милли-мәдәни автономиясе рәисе Язилә апа Әсхәтдиновага, Лилия Әсхәтдиновага, районыбыздагы татарлар яшәгән җирлектәге мәдәният йортлары хезмәткәрләре: Әлфия апа Әсхәдуллинага, Асия Гайфетдиновага, Инзилә Мәрдановага, Яңа Смәил авылы җирлеге башлыгы Рашид Камил улы Әхәтовка, китапханә хезмәткәре Гөлназ Әхәтовага һәм дә инде укучыларыбызга, аларны тәрбияләгән әти-әниләргә олы рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә бергә булып менә шулай эшләргә язсын, – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Яңа Смәил мәдәният йорты хезмәткәре Резидә Хисамиева.

Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*