tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истанбул татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукайны искә алу чаралары уздырды
Истанбул татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукайны искә алу чаралары уздырды

Истанбул татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукайны искә алу чаралары уздырды

Истанбул татарлары 27 апрель көнне Габдулла Тукай исемендәге паркта бөек шагыйрьне искә алды, биредә 2009 елда ачылган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Чарада Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, Мармарай университеты профессоры Ләйсән Шахин һәм Истанбул татар зыялылары катнашты. Әлеге чарада шулай ук Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина, Дәрдемәнд исемендәге премиянең беренче лауреаты, “Адымнар” күптелле комплексы укучысы Әнвәр Хәертдинов һәм аның укытучысы Зифа Гәрәева кунак булды.

Искә алу чаралары шәһәрнең Топкапы паркындагы Татарстан мәдәнияте йорты янында дәвам итте: биредә Тукай шигырьләреннән әзерләнгән бәйрәм концерты, остаханәләр һәм Тукай тормышына багышланган квиз узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*