tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Моклокасының мәдәният йорты методисты Гализә Кукаева – “Ел хатын-кызы”
Татар Моклокасының мәдәният йорты методисты Гализә Кукаева – “Ел хатын-кызы”

Татар Моклокасының мәдәният йорты методисты Гализә Кукаева – “Ел хатын-кызы”

Түбән Новгород өлкәсендә чыгучы «Туган як” газетасының күптәннән барлыкка килгән күркәм бер традициясен дәвам иттереп – милли-мәдәни һәм дә иҗтимагый тормышта актив кайнаган ханымнар арасыннан билгеле бер ва­кыт өчен иң лаеклысын сайлап алып, аңа “Ел хатын-кызы” исемен тапшырып киләбез. Бу юлы 2023 ел нәтиҗәләре буенча әлеге дәрәҗәле исемгә Татар Моклокасының мәдәният йорты методисты Гализә Кукаева лаек дип табылды һәм без аңа бу хакта дипломны һәм символик курчакны танта­налы рәвештә өлкә татар хатын-кызлары җыенында тапшырдык, милләтебез файдасына куйган эчкерсез хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәтләр әйтеп, чәчәк бәйләме белән дә бүләкләдек.

Күргәнегезчә, агымдагы елның да яртысы салмак кына үтеп бара инде, шуңа күрә мөлаем ханымнарыбызның милли тормышыбыз­да активрак булуларын үтенер идек.

Спас округы башлыгы Татьяна Бирюкова һәм депутатлар Со­веты рәисе Рамил Салихҗанов Муниципаль үзидарә органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан, администрация һәм авыл террито­риаль бүлекләренең җитәкчеләрен, аларның белгечләрен җыеп хөрмәтләделәр, алдынгыларга “Түбән Новгород өлкәсе Законнар чыгару җыенына 30 ел” дип аталган юбилейлы медальләр тапшыр­дылар.

Бу югары бүләккә ике милләттәшебез – Рамил Әхмәт улы һәм Моклока территориаль бүлеге җитәкчесе Салех Щегалев (фото­да) лаек булды. Шулай ук бу авыл администрациясенең документ эшләрен алып баручысы Рәхимә Сиафетдинова белән Тукай старо­стасы Илһам Мерьякупов округ администрациясе һәм депутатлар Советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Олег ХӨСӘИНОВ, Илнар САДЕКОВ.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*