tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ләйсән Надыршина: Гариф Ахунов «Идел кызы» әсәрендә дини кыйммәтләрне калкыта
Ләйсән Надыршина: Гариф Ахунов «Идел кызы» әсәрендә дини кыйммәтләрне калкыта

Ләйсән Надыршина: Гариф Ахунов «Идел кызы» әсәрендә дини кыйммәтләрне калкыта

Филология фәннәре докторы, институтның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Надыршина әйтүенчә, халык язучысы Гариф Ахуновның «Идел кызы» дилогиясе тарихка йөз белән борылуы, милли характерларга мөрәҗәгать итүе, әле җәмгыятьтә дингә мөнәсәбәт тамырдан үзгәрергә өлгермәгән дәвердә дини кыйммәтләрне калкытуы белән игътибарга лаек.

«1960–1980 еллар татар әдәбиятында башланган үзгәрешләрнең иң әһәмиятлеләреннән берсе – сүз сәнгатенең милли асылына кайтуы – реализм кысаларында иҗат ителгән әсәрләрдә милли геройлар, этнографик детальләр, халыкчанлык, милли психология үзенчәлекләре табылуда чагыла. Әдәбияттагы шушы сыйфат үзгәреше турында сүз алып барганда, Гариф Ахунов исемен дә атау зарур», – диде галимә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы – татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» түгәрәк өстәл утырышында.

Аның әйтүенчә, 1901–1934 елларны үз эченә алган беренче китапта автор ХХ йөз башында илдәге сәяси-иҗтимагый үзгәреш давылының шәхси фаҗигаләргә китерүен сәнгатьчә ачып бирә.

«Габбас мулла халкыбызның бик күп милли сыйфатларын үзендә туплаган белемле, намуслы, хезмәт сөючән, сабыр милли характер буларак гәүдәләнә. Авыл халкы арасында ихтирамга лаек, тырыш, тирән фикерле бу шәхеснең яңа заманга ят булуы, бигрәк тә система богауларыннан куркып калган кызы тарафыннан кире кагылуы совет чоры әдәбиятында һәрвакыт алсу төсләр белән сурәтләнгән инкыйлабның, асылда, шәхес фаҗигасенә китерүен ачып бирә», – диде Ләйсән Надыршина.

Ул Гариф Ахуновның беренче китапта ХХ йөз башына хас дөнья сурәтен берьяклы гына тасвирлаудан читкә китүен, геройларын, социаль реализм кануннарына хас булганча, ак-карага бүлү юлын сайламавын, байлар, милли зыялылар, дин эшлеклеләренең халык өчен кылган яхшылыкларын да санап үтүен, аларны бер калыпка гына салып бәяләүне дөрес дип санамавын әйтте.

«Романда татар халкының матди һәм рухи мәдәнияте белән бәйле этнографик детальләр әсәрнең миллилеген көчәйтә, язучы керткән милли интерьер сурәтләре, портрет сурәтләрендә тәфсилләп саналган кием-салым детальләре, халык яшәешенең аерылгысыз өлешен хасил иткән гореф-гадәтләр, көндәлек хезмәт йолалары, мәдрәсәләрдә уку тәртибе, шәкертләр тормышыннан өзекләр, гаилә мөнәсәбәтләрен ачып биргән өлешләр, әкият-риваятьләр ХХ йөз башы татар милли дөнья сурәтен тергезә, гади җир кешесенең көндәлек яшәеш матурлыгын ачып бирә», – дип саный Ләйсән Надыршина.

Галимә фикеренчә, романның икенче өлешендә социалистик җәмгыять турындагы идеологик миф кире кагыла, тарихның канлы, фаҗигале дәвере торгызыла, системаның кеше язмышларын җимерү, колга әйләндерү, яла-ялган ярдәмендә ныгуы ачып бирелә. «Шушы фонда милли-дини кыйммәтләрнең кешелекне саклап калачак асыл хасиятләр булуы турындагы яшерен фикер кызыл җеп булып сузыла. Менә болар барысы да Гариф Ахуновның «Идел кызы» дилогиясенең татар әдәбиятындагы әһәмиятле ролен, яңалыгын билгелиләр дә», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*