ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыены узды
Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыены узды

Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыены узды

Кичә Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының III җыены узды.

Әлеге чара Түбән Новгород өлкәсенең татар теле һәм әдәбияты укытучыларын гына түгел, ә Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы вәкилләрен, Чувашия Республикасы делегатларын, төбәк татар милли-мәдәни мөхтарияте һәм җирле татар милли-мәдәни мөхтарияте вәкилләрен дә берләштерде.

Җыенда күпсанлы темалар күтәрелде, шуларның берсе — төбәкләрдә татар телен саклау. Хәзерге заманда бу аеруча актуаль, чөнки авыл халкы саны кими, ә шәһәрләрдә балалар туган телдә сөйләшми диярлек, бу телне өйрәнүгә, үстерүгә тискәре йогынты ясый.

2027 елда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының IV төбәкара җыены Түбән Новгород өлкәсенең Татар Моклокасы мәктәбендә  узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*