ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казан хаҗилары юлга җыена
Казан хаҗилары юлга җыена

Казан хаҗилары юлга җыена

Татарстаннан хаҗга баручыларның беренче дүрт төркеме 16 майда сәфәргә кузгалачак. Хаҗиларны тәҗрибәле хәзрәтләр һәм дин белгечләре озата барачак. Алар сәфәр кылучыларга дәресләр бирәчәк, гыйбадәтләрне дөрес итеп башкарырга өйрәтәчәк, вәгазьләр сөйләячәк. Шулай ук хаҗиларга югары категорияле медицина хезмәткәрләре ярдәм итәчәк.

Татарстаннан хаҗ кылучыларның иң зур төркеме 450 кешедән тора. Бу төркем сәфәргә 17 майда кузгалачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*