ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Шәмсия Җиһангирова: “Көчле рухлы хатын-кыз мин”
Шәмсия Җиһангирова: “Көчле рухлы хатын-кыз мин”

Шәмсия Җиһангирова: “Көчле рухлы хатын-кыз мин”

Ульяновскиның “Киндяковка” мәдәният йортында танылган шагыйрә, прозаик, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова белән очрашу кичәсе узды. “Үзең килгәч күрерсең” дип исемләнгән әдәби чарага Шәмсия ханым иҗатын яратучылар тамаша залын шыгрым тутырып килгән иде.

Бәйрәмне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова Шәмсия ханым сүзләренә иҗат ителгән “Үзең килгәч күрерсең” җыры белән башлап җибәрде. Кечкенәдән Шәмсия Җиһангирова иҗатына гашыйк булган, радиодан аның тапшыруларын көтеп алып, яратып тыңлаган иҗатташ дусты Җәмилә Зайдулла кызы әлеге кичәне оештыру максатында зур көч һәм тырышлык куйган. Соңгы елларда алар тыгыз элемтәдә тора, хезмәттәшлек итә. Ул, озак көттермичә, сүзне бәйрәмнең төп кунагына бирде.

Шәмсия ханымның күпкырлы сәләтен күреп ике сәгать дәвамында хозурландык. Гадилеге, эчкерсезлеге, ихласлыгы белән тамашачыны әсир итте, яраттырды. Йөрәк түреннән ургылып чыккан шигырьләрен сөйләп елатты да, көлдерде дә, уйландырды да. Ул үзен оста җырчы буларак та танытты. Радио тапшырулары аша таныш булган аһәңле тавышы милләттәшләребезнең күңеленә үтеп керде.

Билгеле, семберлеләрнең Шәмсия ханым турында тагын да күбрәк беләсе, күңел төпкелләрендә йөрткән сорауларын шагыйрәгә җиткерәселәре килде. Кичәне дәвам итеп, каләм иясе сорауларга җаваплар да бирде.

– Шәмсия ханым, сезгә һич кенә дә 75 яшь дип әйтеп булмый. Тамашачының моңа ышанасы килми. Яшь булып калуның сере нидә?

– Дөнья мәшәкатьләренә чумып, яшем 75кә җиткәнен сизмичә дә калдым. Сезнең каршыгызда – авырлыкларны күп күргән, язмыш сынаулары аша узган кеше. Әтием була торып та, әтисез үскән кыз бала мин. Тормыш арбасын ялгызы гына тарткан әниемне кызганып, өч яшемнән барлык эшне дә мөстәкыйль башкарырга тырыштым. Биш ел буе авыру иремне карадым. Дөресен генә әйткәндә, яшь булып күреним, кешеләрне көнләштерим, дип уйлап та караганым юк. Яшь булып калуның сере – үз-үземә артык таләпчән, һич кенә дә тиктормас, көчле рухлы хатын-кызмын. Бу холык-фигыль миңа әниемнән күчкән. Йорт төзедем, мунчам һәм чәчәкләргә күмелеп утырган гөлбакчам бар. Әле һаман да төзим, тәртип, чисталык яратам. Кыскасы, картаерга һич тә вакыт җитми.

– Барыбер көнләшми мөмкин түгел. Киемнәрегез буй-сыныгызга бик килешле инде…

– Килешле итеп киенүгә килсәк, студент елларыннан ук киемнәрне үзем тегеп киям. Кияүгә чыккач, иремә дә, балаларыма да өс-башларын үзем тегеп бирдем. Бу һөнәргә оста тегүче буларак танылган әниемнән өйрәндем. Ул төннәр буе авыл хатыннарының заказлары буенча күлмәкләр тегә иде.

– Беренче шигырегезне хәтерлисезме? Ничә яшьтә иҗат итә башладыгыз?

– Үземне өч яшемнән яхшы хәтерлим. Шул вакытта ук такмаклап шигырь сөйләп йөрдем. Бала чакта сөйләшүемнең тагын бер үзенчәлеге: һәр иҗеккә “т” хәрефе өсти идем. Тирә-күршедәге әбиләр мине күрү белән, әнә, шагыйрә килә, дип әйтәләр иде. Ул вакытта бу сүзгә – кушаматка нык гарьләнеп, ачуланып йөрдем. Хәзер ул мизгелләрне искә алам да, горурланып куям. Авылдашларым шулай мине олылап эндәшкәннәр бит.

Кулга каләм алып шигырь язуым дүртенче сыйныфта булды. Нәселдән килгән сәләт дип уйлыйм. Казанның 10 нчы интернат-мәктәбендә җиденче сыйныфта укыганда чынлап торып шигырь дөньясына чумдым.

– Нинди темаларга язарга, кайчан иҗат итәргә яратасыз?

– Каләм ияләренең план яки заказ буенча шигырь язуын аңлап бетерә алмыйм. Миңа бу нәрсә хас түгел. Утырып язарга мөмкин, әлбәттә. Әмма мин күктән иңгәнне көтеп торам, шуны ак кәгазьгә төшерәм. Иҗатымның, темаларның төрлелеген дә Аллаһы Тәгаләнең бүләге дип кабул итәм.

– Балаларыгыз турында да сөйләп китсәгез иде…

– Кызым Гөлназ – музыка белгече, шигырьләр дә, көйләр дә яза. Төркиядә яши, бик җаваплы эшләр башкара. Күптән түгел генә кызымда кунакта булып, ял итеп кайттым. Улым үземә охшаган дип әйтер идем. Артык тыйнак, сабыр. Тыйнаклык хатын-кызларга гына килешә, кыюрак булырга кирәк, дип кайвакыт үзен оршып та куям. Әмма улымның шундый булуына шатланып та куям. Улым миңа алма кебек ике онык бүләк итте.

– Сокланмый мөмкин түгел, шәһәр мохитендә дә бала-оныкларыгыз белән татарча сөйләшәсез…

– Балаларым белән оныкларым – минем горурлыгым. Ни өчен горурлык?! Мин алар белән фәкать татарча гына сөйләшәм, бервакытта да русча дәшкәнем юк. Алар да миңа бары ана телендә җавап бирәләр. Киленем дә татар телен ярата, үз итә, якын күрә. Бала-оныкларның ана телендә сөйләшүе үзебездән – гаиләдән килә.

Әдәби кичәнең мәртәбәле кунаклары – Ульяновск шәһәренең үзәкләштерелгән клуб системасы директоры, шәһәр Думасы депутаты Людмила Хохлова, өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Константин Анохин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов, Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәге җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов, Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов Шәмсия ханымны юбилее уңаеннан котлап, иҗатына соклануларын белдерделәр һәм уңышлар теләделәр. Алар әлеге кичәне оештыручыларга – “Нур” татар халык театры коллективына, аның җитәкчесе Җәмилә Мифтаховага, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Кичә бик күңелле узды. Татарстанның халык артисты Вәис Бәйрәмов, Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Фәтхи, “Нур” театры артистлары Җәмилә Мифтахова, Мәүлетдин Тазетдинов, Гөлинә Заббарова, Рамил Вафин, Зөлфия Хамидуллина, Радик Сагдеев, 21 нче мәктәп укучысы Алия Рәзапова, баянчылар Наил Әхмәтов, Рәис Мустафин танылган иҗат әһеле – бәйрәм кунагы Шәмсия Җиһангированың шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар.

Бәйрәм тәмамлангач, Шәмсия ханымның китапларын сатып алырга мөмкин иде. Китаплар аз булуы сәбәпле, тамашачыларның күбесенә җитмәде. Милләттәшләребезнең үтенечен исәпкә алып, автор “Гамәл китабы” дип аталган җыентыгын безгә юллады. “Өмет” газетасы редакциясенә килеп, шагыйрәнең автографлы китабын сатып алырга була.

Рузия ХӘЛИМОВА.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*