ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Арчада “Яшьлек” театр студиясенең премьерасы булды
Арчада “Яшьлек” театр студиясенең премьерасы булды

Арчада “Яшьлек” театр студиясенең премьерасы булды

Арча Мәдәният йортында Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең «Яшьлек» театр студиясе тамашачыларга «Чип-чи чибәр» музыкаль комедиясенең премьерасын тәкъдим итте. Ул татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камалның 1909 елда язылган «Бүләк өчен» пьесасына нигезләнгән.

Спектакльнең режиссеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Раушан Шәриф. Гаиләдәге ялган, ачкүзлелек һәм кешеләрнең үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртуын фаш иткән бу сатирик комедиядә студентлар үзләренең югары актерлык осталыкларын күрсәтте. Һәр роль уйланылган, һәр хәрәкәт җентекләп эшләнгән иде.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Шакирова җитәкчелегендәге студия укучылары сәхнәдә XX йөз башындагы мөхитне төгәл һәм җанлы итеп бирә алды — тамашачылар үзләрен үткәннәргә кайткандай хис итте.

Источник: “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*