tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Шәтсу мәдәният йортында иң сөйкемле,тәвәккәл һәм сәләтле гаиләләрне барладылар
Югары Шәтсу мәдәният йортында иң сөйкемле,тәвәккәл һәм сәләтле гаиләләрне барладылар

Югары Шәтсу мәдәният йортында иң сөйкемле,тәвәккәл һәм сәләтле гаиләләрне барладылар

11 май көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Гаилә – ил терәге” бәйгесенең җирлек этабы булып узды. Әлеге бәйгедә Югары Шытсу авылыннан Мәүлетовлар, Һидиятуллинар, Түбән Шытсу авылыннан Шакировлар һәм Фәләхетдиновлар гаиләсе катнашты.

Бәйге өч турдан торды. Беренче турда гаиләләр үзләре белән таныштырды, икенче турда әтиләр бала төрү ярышында көч сынаштылар, әни кешеләр исә токмач кисүдә осталыкларын күрсәттеләр. Өченче турда гаиләләр тарафыннан иҗади чыгышлар тәкъдим ителде.

Бәйге нәтиҗәләрен жюри әгъзалары түбәндәгечә игълан итте: Фәлахетдиновалар – иң сөйкемле гаилә, Шакировалар – иң тәвәккәл, Мәүлетовлар – иң иҗади һәм Һидиятуллиннар – иң сәләтле гаилә буларак танылды. Барлык җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*