tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Игелекнең чиге юк
Игелекнең чиге юк

Игелекнең чиге юк

Безнең сугышчыларга ярдәм итү эшенә үз өлешен Вагай районы халкы да кертә, гуманитар ярдәм җыю безне берләштерде. Бөек Ватан сугышы елларында да шулай була.

Тугыз авыл җирлеге башлыгы Сатритдин Рамазанов, социаль эш буенча белгеч Илнара Бабшанова, ветераннар оешмасы рәисе Гөлсем Зарипова, «Көмеш» волонтерлар: Фатыйма Нигъмәтуллина, Шамилә Айбатуллина, Юлия Атанаева, Гөлфара Мөхәммәтуллина, Бану Аблазисова, авыл клубы җитәкчеләре: Зөлхәйдә Сәйдуллина, Тимербигә Садыйкова, мәктәп педагоглары һәм укучылары, шулай ук авылның барлык битараф булмаган кешеләре: Алимә Ногманова, Әлфия Айбатова, Рада һәм Фәрхәт Сәгыйровлар, Гөлсәхирә Садыйкова, Эльмира Ашербакиева, Вероника Садыйкова, беренче көннән иң актив ярдәмчеләр – Илнара Фәттахова, Гөлфия Хисмәтуллина моңа ачык мисал булып торалар.

Бу эшнең илһамчысы Тугыз авылы китапханәчесе Гөлназ Хәбибуллина һәр махсус операциядә катнашучыны герой кебек каршы алуны оештырып җибәрде, флаглар, плакатлар, тәм-томнар белән балаларның да бу эштә катнашуы сөендерә. Авылда патриотик тәрбия эшен яхшы алып баралар.

Яраткан ирен махсус хәрби операциядә югалткан Гөлсәхирә Садыйкова да һәрвакыт беренче булып ярдәмгә килә. Авылдашлары турында Гөлназ Рәис кызы менә нәрсәләр сөйли :

– Мин авылдашларым белән горурланам һәм сокланам: хезмәт сөючән, җаваплы, аз сүзле алар. Беренче чакыру белән, өй эшләрен калдырып, ярдәмгә киләләр һәм безнең җирлек башлыгы Сатритдин Мөхлитдин улы да һәрвакыт гуманитар ярдәмне Вагайга алып китәр өчен транспорт таба һәм үзе дә безгә фронт өчен шәмнәр ясарга ярдәм итте. Вагай автотранспорт предприятиесе шоферы Нурмөхәммәт Хәбибуллинга, Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Төмән өлкәсендәге 8нче янгын-коткару отряды хезмәткәрләре Денис Сәйдуллинга, Хәлим Вабиевка, Марсель Садыйковка, барлык авылдашларым исеменнән кибет директоры Александра Аксеновага һәм «Дочки-Сыночки» кибете коллективына чын күңелдән рәхмәтләремне җиткерәм.

Һәр посылкабызны патриотик плакатлар белән бизибез, балаларыбызның хатларын куябыз, моның өчен укытучыларыбызга, укучыларыбызның әти-әниләренә рәхмәт әйтәбез. Беренче көннәрдән үк Венера Ибукова җитәкчелегендә укучыларыбыз, әни, әбиләре кебек пенсионер Фатыйма Дәүләтшина яклаучыларыбызга күңелләрен биреп хатлар язалар. Аларны һәр посылкага: шәмме, коры душмы, бәйләнгән оекмы, бияләй һәм башкасы янына салырга тырышабыз.

Тугыз авылы халкы сугышчыларга 1520 шәм, 937 коры душ, медикаментлар, бәйләнгән әйберләр җибәрделәр. Бәйләү өчен җепләр, маскировкалау челтәрләре өчен кирәкле материалларны сатып алалар. Патриотик язулар, хатлар, рәсемнәр салган посылкалар җибәрү белән генә чикләнмиләр, ә сугышчылар белән дә элемтәдә торалар, өйләренә кайткан солдатлардан фронтта нәрсә кирәклеге турында сорашалар:

– Окоп шәмнәре бик кирәк – алар палатканы, кулларны, суны, тушенканы җылытырга, әйберләрне киптерергә мөмкинлек бирәләр. Без һәр хаттан, бәйләнгән носки-бияләйләрдән, шәм ялкыныннан туган йортыбыз җылысын тоябыз. Алар безгә бик мөһим! – диделәр хәрбиләр.

Бергә – без көч!

Ниязбигә ТУШАКОВА,
Вагай районы, Ишаир авылы.
Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*