tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар Тукай әсәрләрен рәсемгә төшерә
Балалар Тукай әсәрләрен рәсемгә төшерә

Балалар Тукай әсәрләрен рәсемгә төшерә

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә “Тукай әсәрләре минем күңелемдә” дип исемләнгән өлкә конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде. Татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайның 138 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бәйгедә 200гә якын бала катнашкан.

Быел инде ундүртенче тапкыр узучы рәсемнәр конкурсына 200гә якын малай һәм кыз үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иткән иде. Шунысы игътибарга лаек: әлеге бәйгедә татар балалары белән беррәттән, башка милләт вәкилләре дә бик теләп катнаша. Әлеге чараны оештыручы Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина белдерүенчә, балалар елдан-ел кызыклырак, бай эчтәлекле рәсемнәр иҗат итә икән.

“Ульяновск, Димитровград шәһәрләре, Карсун, Николаевка, Чардаклы, Барыш, Ульяновск һәм Иске Кулаткы районнары мәктәпләрендә белем алучы укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар үзләренең иҗат эшләрен онлайн форматта да җибәрделәр, рәсем килеш тә китереп тапшырдылар. Әлеге конкурс милләтебез өчен бик тә файдалы, кирәкле дип саныйм, чөнки ике йөзгә якын гаиләдә Габдулла Тукай иҗаты өйрәнелә, аның үлемсез, кызыклы һәм тәрбияви мәгънәгә ия әкиятләре укыла”,- диде ул.

Чынлап та, рәсемнәр бик тә кызыклы, эчтәлекле итеп ясалган иде. Алар күптөрле һәм бер-берсен кабатламыйлар. Жюри рәисе – Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Пластов исемендәге халыкара премия лауреаты Ирек Нуртдинов балаларның барлык иҗат эшләрен дә дикъкать белән карап чыкканнан соң, гадел бәя бирде. Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин иҗат бәйгесендә җиңү бәхетенә ирешкән балаларга дипломнар белән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Татар мәдәният үзәге карамагында эшләп килүче “Хыял тамчылары” ансамбле балалары Габдулла Тукайның шигырьләрен яңгыраттылар.

Р.НИГЪМӘТЛЕ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*