tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда язучы Шәриф Камал истәлегенә «Матур туганда» кичәсе була
Казанда язучы Шәриф Камал истәлегенә «Матур туганда» кичәсе була

Казанда язучы Шәриф Камал истәлегенә «Матур туганда» кичәсе була

16 майда 19:00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә MOÑ мәйданчыгында язучы Шәриф Камал истәлегенә багышланган кичә узачак.

«Ком бураны» җыры Оренбург ягында революция елларында языла. Шәриф Камал аның авторы да, башкаручысы да түгел. Әмма Оренбургта ком бураннары дулаган елларда Шәриф Камал шул шәһәрдә яши, татар тормышының үзәгендә кайный. Әмма болар барысы да тарих кына. Без бу искә алу кичәсендә фактларга һәм истәлекләргә кагылмыйча, язучы Шәриф Камалның үзенә сүз бирергә телибез. Аның хакында язганнары — әсәрләре сөйләсен», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га MOÑ мәйданчыгы кураторлары.

Оештыручылар әйтүенчә, тамаша язучының хикәяләренә һәм документаль чыганакларга нигезләнгән. «Шәриф Камал — гомере буе дөньяда, кешеләрдә, идеяләрдә һәм дәверләрдә матурлык эзләгән шәхес тә. Ул — модернист һәм импрессионист язучы. Гади кешеләр турында еш язса да, әсәрләре әзерлекле укучыга юнәлтелгән. «Аның хикәяләрендә булган төп мәгънәне, чын кыйммәтне аңлау өчен, байтак әдәби зәвык һәм әдәби тәрбиягә малик булырга кирәк», — дигән Җамал Вәлиди, диелә хәбәрдә.

«Аны «кеше кичерешләренең рәссамы» дип йөртәләр. Без Шәриф Камал дөньясының төрле төсләрен ачыкларбыз. Дөньяда каядыр яшеренгән саф матурлыкны эзләрбез. Беркайчан да яңгырамаган парчаларын ишеттерербез», – дип хәбәр итә кураторлар.

  • Иҗади төркем: Режиссер — Резеда Гарипова, сценарий — Луиза ЯнсуарРезеда Гарипова. Композитор — Александра Мостафина. Видео — Александра Сенчукова. Актерлар: Зөлфия Вәлиева, Ирек Хафизов, Ришат Гиздатуллин, Марс Гайфуллин, Нияз Садыков, Альбина Шаһалиева.
  • Кичә иҗади инициативаларның Президент фонды һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә һәм Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Милли музее, «Әкият» татар дәүләт курчак театры катнашында үткәрелә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*