tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашу узды
Бөтендөнья татар конгрессында Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессында Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашу узды

Бүген, 16 май көнне, Казахстан халкы Ассамблеясе рәисе урынбасары Марат Азилханов җитәкчелегендәге делегация Бөтендөнья татар конгрессында булды. Биредә алар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев белән очраштылар.

Очрашу барышында Васил Шәйхразыев кунаклар өчен оешма бинасы буйлап экскурсия үткәрде, Бөтендөнья татар конгрессы тарихы һәм эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук ул делегацияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы эшчәнлеге белән таныштырды.

Алга таба очрашу конференцияләр залында дәвам итте. Биредә кунаклар алдында  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева чыгыш ясады. Ул чит илләрдәге татар оешмалары белән эшләү, аларның татар конгрессы белән бәйләнешләре турында сөйләде. Шулай ук Ленара Кутеева Казахстанда Тәүфыйк Кәримов җитәкчелегендәге Казахстан татар конгрессында координацияләнгән 28 татар оешмасы эшләвен билгеләп үтте.

Үз чиратында Марат Азилханов Васил Шәйхразыевка җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм татар конгрессы эшчәнлеге турында хәбәрдар булуын билгеләп үтте.

-Мин татар җырларын бик яратам. Әлеге мәхәббәт миңа әтидән күчкәндер, мөгаен. Телевизорда татар җыры яки концерты чыкса, әтием каналны күчерми иде. Татарлар турында сөйләгәндә без беркайчан да “диаспора” сүзен кулланмыйбыз. Алар Казахстан гражданнары, үз җирләрендә яшиләр һәм эшлиләр. Безнең ассамблея “Казакстан халкы Ассамблеясы” дип атала. Анда татарлар да, башка вәкилләр дә бар, – дип сөйләде ул үзенең чыгышында.

Алга таба сәләмләү һәм рәхмәт сүзләре белән делегациянең чираттагы әгъзасы, милләте буенча татар кызы, Казахстан Республикасы Парламенты Сенаты депутаты, “Илдаш” этномәдәни һәм гуманитар үсеш татар үзәге” иҗтимагый берләшмәсе идарәсе рәисе Нурия Ниязова чыгыш ясады. Ул Казахстан халкы Ассамблеясенең республикада яшәүче татарлар белән тыгыз хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте. Шулай ук Нурия Исмәгыйль кызы Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт белдерде.

Очрашу ахырында Милли Шура рәисе кунакларга Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*