tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә стратегик сессиядә иң популяр татар сайты буларак «Интертат» турында сөйләгәннәр
Мәскәүдә стратегик сессиядә иң популяр татар сайты буларак «Интертат» турында сөйләгәннәр

Мәскәүдә стратегик сессиядә иң популяр татар сайты буларак «Интертат» турында сөйләгәннәр

Мәскәүдә «Россия халыкларының мәгълүмати технологияләре һәм телләре» I стратегик сессиясе булды. Сессия кысаларында «татар телендәге иң күп укыла торган веб-сайт» буларак, «Интеррекорд» Халыкара рекордлар китабына һәм Россия рекордлары реестрына кертелгән «Интертат» сайты белән таныштырганнар.

2023 елда Интертат сайты «Интеррекорд» халыкара рекордлар китабына һәм Россия рекордлары реестрына керде.

«Татарстан делегациясе буларак бардык, проектларыбыз турында сөйләдек. Гамәли семиотика институты онлайн форматта катнашты. Мин яшьләр арасында популяр булган, безнең активистлар эшләгән һәм кулланган проектлар белән таныштырдым. «Татарча диктант», «Ачык университет», шулай ук, Татмедианың проектларын да атап үттем. Россиядә татар телендәге иң күп укыла торган сайт – елына 1 350 000 уникаль укучысы булган «Интертат» сайты турында да сөйләдем», – диде «Татар-информ»га Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.

Стратегик сессиядән Татарстаннан мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков, Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эш буенча директор урынбасары, филология фәннәре докторы Олег Хисамов та катнашкан.

«Яшьләр арасында популяр булган интернет-журналлар «Ялкын», «Идел» турында да әйтеп үттем. Әлеге проектларны бик уңай бәяләделәр, ошаттылар. Күп кенә проектлар буенча без алга да киткән әле», – диде Райнур Хәсәнов.

Саха (Якутиянең) «Сахамедиа» республика мәгълүмат-нәшрият холдингы генераль директоры Виктор Колесов әйтүенчә, «Яндекс штаб – фатиры» мәйданчыгында цифрлы тел технологияләре өлкәсендә белгечләр, фән һәм мәгариф вәкилләре, тел белгечләре, IT-проектларын эшләүчеләр, тел активистлары җыелган.

«Сөйләшүнең төп темасы – телләребезнең цифрлы өлкәгә керүе: ясалма фәһемне интернет киңлегенә кертү, тавыш сөйләмен булдыру. Россия халыкларының 150 теленнән «Яндекс-тәрҗемәче» платформасында әлегә сигез генә тел кергәнлеге турында сөйләделәр. Бу телләр арасында татар, якут телләре дә бар. «Телләрне электрон киңлеккә интеграцияләү ягыннан Татарстан алда бара», – диделәр. Нәтиҗәдә, резолюция кабул итәргә тиешләр. Яндекс платформасын төбәк телләрен үстерүдә алга таба кертергә планлаштыруларын әйттеләр», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Виктор Колесов Саха (Якутия) Республикасы өч проект тәкъдим иткәнен әйтте: эзләгеч, Төньякның аз санлы халыклары өчен сайт һәм якут телендә балалар өчен сайт. «Пленар утырышта катнашучылар Россия халыклары телләрен презентацияләү үзенчәлекләрен, телләр белән эшләү өчен нейрон челтәрләрен куллану мөмкинлекләрен карады, Россия Федерациясенең аз санлы халыкларына ярдәм итү өчен иҗтимагый инициативалар тәкъдим итте», – диде ул.

«Россия халыкларының мәгълүмати технологияләре һәм телләре» I стратегик сессиясенең оештыручысы – Россия милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы, Россия халыклары йорты һәм «Яндекс» компаниясе.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*