tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләчедә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» әсәре буенча сериал төшерелә башлады
Теләчедә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» әсәре буенча сериал төшерелә башлады

Теләчедә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» әсәре буенча сериал төшерелә башлады

Татарстанның Теләче районында Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» әсәре буенча сериал төшерелә башлады. Ул 20 сериядән торачак.

Сериалны яшь, ләкин инде кинематография өлкәсендә уңышлы эшләре белән танылган режиссер Александр Далматов әзерли. Ул шулай ук сценарий авторы да.

Телесериал үзәгендә кешелек җәмгыятен мәңге борчыган мәсьәләләр – мәхәббәт, гаилә кору, ир-хатын, килен-кайнана мөнәсәбәтләре, сугыш афәте, үлем, намус, дин.

Бу проектны тормышка ашырырга күп кенә оешмалар һәм шәхесләр ярдәм итә. Алар арасында – ПАО «Татнефть» (төп башкаручы директоры – Наиль Маганов); «Татнефть»Хәйрия фонды (директоры – Ренат Мамин); ТР Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (рәисе – Марат Әхмәтов); ТНВ телерадиокомпаниясе (генераль директоры – Илшат Аминов); «Ватан-21» кинокомпаниясе (директоры – Айрат Сибагатуллин); Теләче районы җитәкчелеге һәм шул җирлектә яшәүче күп санлы әдәбият, сәнгать сөючеләре.

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*