tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ишеевка Сабан туе
Ишеевка Сабан туе

Ишеевка Сабан туе

Ишеевканың Үзәк стадионында һәм “Вдохновение” паркында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Район хакимияте һәм җирле татар автономиясе тырышлыгы белән оештырылган хезмәт һәм җыр тантанасында йөзләгән милләттәшебез катнашты.

Мәйдан тутырып килгән халыкны Ульяновск өлкәсе Губернаторы урынбасары Александр Коробко, Ульяновск район хакимияте башлыгы Сергей Горячев, мөфти, өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин, Ишеевканың “Ислам нуры” мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гыйззәтуллов һәм район татар автономиясе җитәкчесе Марат Авхадеев сәламләде. Алар үрнәк татар гаиләләренә, танылган эшмәкәрләргә, авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләренә һәм автономия активистларына Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Шулай ук Губернатор инициативасы белән үткәрелгән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясенә дә старт бирелде.

Аннары тамашачыны милли уеннар – капчык белән сугышу, колгага менү, гер күтәрү, көянтә белән су ташу бәйгеләре һәм, әлбәттә инде, татарча көрәш көтә иде. Төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар алучылар арасында милләттәшләребез дә бар. Менә алар – өлгер, булдыклы татар егет-кызлары: Шакир Умәров, Алмаз Алимов, Булат Мөхәммәтҗанов, Шамил Сөләйманов, Алина Сөләйманова һәм Динар Хәбибуллин. Шулай ук “Мисс Сабантуй” матурлык конкурсының нәтиҗәләре дә билгеле. Венера Сабирова – “Мисс Грация”, Эльвира Нәбиуллова – “Мисс Иҗат”, Гөлүсә Азизова – “Мисс Уникальлелек” һәм Язилә Шаяхметова “Мисс Сабантуй” номинациясендә җиңү бәхетенә ирештеләр. Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Дуслык такыясы” (“Венок дружбы”) иҗат фестивале дә күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Район мәктәпләрендә укучы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтеп, татарча җырладылар һәм биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Талантлы һәм сәләтле балаларга дипломнар белән призлар тапшырылды.

Ә үзәк сәхнәдән иртәдән алып кичкә кадәр милли моң агылды. Районның үзешчән коллективлары һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары бәйрәм кунакларын дәртле биюләре, халык көйләре һәм заманча җырлар белән шатландырдылар.

Районның авыл җирлекләре тырышлыгы белән зәвыклы итеп әзерләнгән милли утарлар – подворьелар яныннан да көне буе кеше өзелмәде. Анда татар халкының мәдәнияте, тормыш-көнкүреше, рухи мирасы һәм милли ашлары белән танышырга мөмкин иде. Биредә Ишеевка мәчете мөгаллимәсе, районның мөселман хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Сания хаҗия Хисамутдинова хуҗабикәләр өчен кыстыбый пешерү буенча мастер-класс үткәрде. Районның кул осталары халыкка үзләренең продукциясен тәкъдим иттеләр.

“Районыбыз Сабан туе төрле милләт вәкилләрен быел да бер мәйданга җыйды. Ул үзенең эчтәлеге, төп асылы белән милли татар бәйрәме булып кала. Халык бәйрәмгә бик теләп йөри”,- ди җирле татар автономиясе җитәкчесе Марат Авхадеев.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*