tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бергә җыя безне Корбан бәйрәме
Бергә җыя безне Корбан бәйрәме

Бергә җыя безне Корбан бәйрәме

16 июнь, Корбан гаете көнендә бик күп мөселман кардәшләребез корбан чалдырды. Әле корбан чалдыру бүген һәм иртәгә дә дәвам итә. Менә шундый изге көннәрнең берсендә, бүген Богады мәктәбенең ашханәсендә авылдашларны мул табын каршы алды.

Авыл башлыгы Илсур Фәттахов мәҗлесне башлап җибәреп җирлектә соңгы вакытта дини тәрбиягә зур игътибар бирелүен әйтте. «Яман гадәтләрдән арынып тәртипле яшәү, эшләү бары үзебездән тора», диде Илсур Филис улы.

Хуҗалык җитәкчесе Радик Солтанов тәкъдиме белән шушы матур залда рамазан аенда авыз ачу мәҗлесе булып узган иде. Аның күңелләргә уелган матур тәэсирен әле дә авылдашлар сагынып искә алалар. Корбан гаете көнне янә авылыбызда саваплы гамәл кылдылар, “Алмаз – Холдинг” компаниясе генераль директоры Флүн Гомәров, аның улы «Алмазагротрейд” компаниясенең учредителе Артур Гомәров, хуҗалык җитәкчесе Радик Солтанов исеменнән өч сарык чалдылар.леге корбан итләреннән бүген авылдашлар авыз итте.

– Әлеге чалган корбаннарыбызны Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Гаиләләребездә тынычлык, иминлек, саулык-сәламәтлек булсын! Илләребездә тынычлык хакимлек итсен. Махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтсын! Табигать шартлары яхшы килеп игеннәребез мул булып үссеннәр, аларны югалтуларсыз җыепр алырга язсын!- диде Радик Риф улы.

Иске Богады авыл җирлеге имам-хатыйбы Финус хәзрәт Хәйретдинов корбан чалуның саваплы гамәл булуы, фазыйләтләре белән таныштырды.

– Әгәр гаиләдәге ир-егетнең кесәсендә 51 мең сум акчасы булса, аңа корбан чалу фарыз. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында яшәүче 1800 мөселман хаҗ кыла. Менә шулай һәммәбезгә Раббыбыз кушканнарны үтәп яшәү насыйп булсын. Чәчкән икмәкләребезгә Аллаһы Тәгалә яңгырлар белән шифасын бирсен иде. Мул игеннәрне җыеп алырга язсын!- дип Финус хәзрәт изге теләкләрен җиткерде, мөселман кардәшебез Рәшит Коръән аятьләрен укыды, җәмәгать белән дога кылдык.

Корбан ашы мәҗлесе өчен «Акчарлак» кафесы хезмәткәрләре зәвыкле итеп өстәлләр әзерләгәннәр, табыннарны ямьләп төрледән-төрле ризыклар тезеп куелган.

Гомер буе шушы җирлектә, хуҗалыкта хезмәт куйган ветеран механизаторлар, терлекчеләрнең, хәзерге вакытта фидакарь хезмәт куючы кардәшләрнең үзләренә булган кадер-хөрмәттән бик күңелләре булды.

Ветераннар советы җитәкчесе Рафаэль Зәйнуллин, лаеклы ялдагы китапханәче Гөлсем Сәмигуллина һәм башкалар алда телгә алган җитәкчеләргә, бигрәк тә хуҗалык җитәкчесе Радик Риф улына, аның гаиләсенә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Хуҗалыкның алга таба зур уңышларга ирешүен теләп догалар кылдылар.

Корбан итләренең бер өлешен махсус хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләренә, мохтаҗрак гаиләләргә күчтәнәч итеп өйләренә илтү оештырылды.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*