tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьнәп яшә син, «Туган тел»!
????????????????????????????????????
????????????????????????????????????

Яшьнәп яшә син, «Туган тел»!

Самара өлкәсе татарлары беренче милли оешмаларының 35 еллыгын билгеләп үттеләр.

31 майда Самараның “Металлург” мәдәният сараенда иртә таңнан эш кайнады: “Туган тел” активистлары юбилей кичәсенә киләчәк кунакларны каршы алырга әзерләнделәр.Төгәлрәк әйткәндә, бәйрәмгә әзерләнү эшләре моннан ике ай элек үк башланган иде инде. Оешма әгъзаларының һәрберсе үзенә йөкләнгән вазифаларны күңел биреп һәм зур тырышлык белән башкарырга тырышты. Атна саен узган утырышларда әзерлек барышы мәсьәләләре кат-кат күтәрелде, бөтен нечкәлекләр исәпкә алынды. Нәтиҗәдә, тантана бик югары дәрәҗәдә узды. Шул көнне үк, соң гына тәмамланган юбилейдан соң, чакырылган кунакларның интернет киңлекләрендә урнаштырган күпсанлы рәхмәт сүзләре, матур бәяләмәләре моңа дәлил булып тора.

Юбилейны оештыручылар үз алларына чараны кызыклы һәм тирән мәгънәле итеп уздыру максаты куйганнар иде. Шулай, бәйрәмнең беренче яртысында оешма әгъзалары җиде секциягә бүленеп эшләделәр.

“Тарих һәм төбәкне өйрәнү” секциясенең модераторы итеп тарихчы, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Самара төбәге татар тарихчылары советы рәисе, Самара татарлары һәм мөселманнары тарихын популярлаштыручы күпсанлы китаплар авторы Шамил Галимов билгеләнгән иде. Анда татар тарихына, этнографиясенә һәм археологиясенә карата кызыксыну уяту ысуллары турында фикер алыштылар. Катнашучылар эш тәҗрибәләре, актуаль проблемаларны чишү ысуллары белән уртаклаштылар. Утырыш ахырында Шамил Галимов “Общество татароведения” дип аталган оешма булдырырга тәкъдим итте һәм секциядә катнашучыларның хуплавын алды. Әлеге оешмага керү турында белдерү “Самар татарлары” сайтында урнаштырылган. Тулырак мәгълүматны аннан ала аласыз.

“Спорт” секциясе модераторлары тхэквондо буенча төбәк федерациясе президенты Ринат Ситдыйков һәм спорт мастеры, “Яктылык” мәктәбенең физкультура укытучысы, “Батыр” көрәш клубының өлкән тренеры Руслан Йосыпов көн кадагына яшьләрне сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итү, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре булдыру проблемаларын куйдылар. Фикер алышу барышында “Туган тел” һәм башка татар иҗтимагый берләшмәләре бе-лән берлектә милли татар көрәше буенча ачык өлкә турниры, ә башка спорт төрләре буенча татар командалары арасында өлкә спартакиадасы оештырып тору, югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән яшьләргә стипендия түләү мәсьәләсен күтәрү, татарлар күпләп яшәгән район башлыкларына педагогик профильле татар студентларын эшкә алу тәкъдиме белән чыгарга, дигән нәтиҗәгә килделәр.

“Мәгариф” секциясендә регионыбызның белем бирү учреждениеләрендә татар телен өйрәнү вазгыятен тикшерү, федераль һәм региональ дәрәҗәдә милли мәгариф белән бәйле законнар җыелмасын үзләштерү, ана телен өйрәнүгә бүлеп бирелгән сыйныф сәгатьләрен арттыру кебек мөһим мәсьәләләр каралды. Секцияне алып барган Фәһим Йосыпов һәм Рәшит Абдуллов, катнашучылар белән берлектә, Самара өлкәсе мәгариф министрлыгына татар мәктәпләре һәм балалар бакчалары белән эшләү өчен тулы штат берәмлеге бүлеп бирү турында мөрәҗәгать итәргә, Крутые Ключи һәм Южный город бистәләрендә татар сыйныфлары ачу буенча эшне җәелдерергә, дин әһелләренә вәгазь сөйләгән вакытта татар телебезне өйрәнү мөһимлегенә басым ясауны таләп итәргә, татарлар күпләп яшә¬гән катнаш типтагы торак пунктларның балалар бакчаларында татар һәм рус телләрендә дәресләр, уеннар һәм башка чаралар үткәрергә, өлкәнең татар авылларындагы балалар бакчаларында татар төркемнәре оештыруга ирешергә, дигән теләкләр теркәделәр.

“Мәдәният” секциясендә утырыш сөйләшү-фикер алышу форматында узды. Катнашучылар милли иҗат коллективлары өчен хакимияттән саллырак ярдәм алу, массакүләм мәдәни чаралар, милли бәйрәмнәр үткәрүгә, мәдәни-мәгариф проектларын гамәлгә ашыруга булышучыларны җәлеп итү кебек мәсьәләләр өстендә уйландылар.

“Мәдәниятсез җәмгыятьтә бернинди үсеш тә булмаячак. Әгәр дәүләт җитештерүчәнлекне үстерергә тели икән — мәдәниятне үстерергә кирәк, әгәр ул социаль проблемалар булмавын тели икән — мәдәниятне үстерергә кирәк, ә үсештә булган милли мәдәниятләр бер-берсен баета һәм тулыландыра гына. Җәмгыять нык ни¬гез¬дә торырга тиеш. Ә нигез ул, гомумән, мәдәният һәм, аерым алганда, милли мәдәният”, — дип ассызыклады бүлек модераторы, “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле җитәкчесе, хореограф Рәшит Гыйззәтуллин.

“Эшкуарлык һәм хәйриячелек” секциясендә катнашу, бәлки, кемнедер үз эшен ачып җибәрергә, ә уңышлы эшмәкәрләрне игелекле гамәлләр кылуга этәрер, дип өметләнә секциянең модераторы юрист, уңышлы эшмәкәр Ригил Курмаев. Утырышка йомгак ясап, татарларны төп эшчәнлек өлкәләрендә ярдәм итү юлы белән берләштерергә, сакларга һәм үстерергә, дигән стратегик максат билгеләнде. Көнүзәк темаларны һәм чишелмәгән мәсьәләләрне ачыклау өчен барлык секцияләрдән дә мәгъ¬лүмат җыеп, системалаштырырга һәм анализларга карар кылынды. Татар эшкуарлары өчен иртәнге бизнесашлар форматында даими очрашулар үткәреп, үз бизнес-клубыбызны оештыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, дигән максат куйдылар.

Дилфүзә Асанова җитәкләгән “Гаилә кыйммәтләре” секциясендә спикерлар һәм тамашачылар, “Туган тел” оешмасы һәм Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк диния идарәсе белән берлектә:

— традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән систе¬малы мәгълүмати-пропаганда эшен җайга салырга, үзара элемтәләрне ныгыту өчен татар яшьләре һәм балалар катнашында даими рәвештә белем бирү программалары, конкурслар, тематик кичәләр үткәрергә;

— сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү һәм пропагандалау, наркомания, алкоголизм, җинаятьчелек кебек тис¬кәре күренешләрне ки¬сәтү максатында абруйлы татар галимнәре, педагоглары, табиблары, дин әһелләре, психологлары, күп балалы аналары белән даими очрашулар үткәрергә. Моның өчен Самараның татар иҗ¬ти¬магый оешмалары белән ки-лешенгән чараларның гомуми планын төзергә. Шәһәр һәм өлкә администрациясенә әлеге чараларны финанслау, шул ук вакытта грантлар оту мөмкинлекләрен куллану мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк, дигән фикергә килделәр.

“Дин” секциясендә егермегә якын кеше катнашты. Күпчелеге шәһәр һәм өлкә мәчетләре имамнары иде. Түгәрәк өстәл форматында узган утырышта дин әһелләре татар халкының милли үзенчәлеге нигезендә торган буыннан-буынга тапшырылучы традицион рухи кыйммәтләрне һәм әхлакый ориентирларны саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән милли иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлекне көчәйтергә, дигән фикергә килделәр. Вәгазьләрне татар телендә сөйләргә, мәчетләрдә татар телен өйрәнү дәресләре оештырырга, мәҗлесләрдә һәм җыелышларда татар һәм башкорт халкына катнаш никахлар проблемалары, демографик хәлне уңай як¬ка үзгәртү турында агарту эш¬ләре алып барырга, милли чараларда, халкыбызның иҗтимагый тормышында актив булу мөһимлеген ассызыкладылар.

Бәйрәм тантанасына Мәскәү татарлары штабына нигез салучы, бүгенге көндә татар һәм төрки халыклар конгрессы президенты Рөстәм әфәнде Ямалиев та килгән иде. Мөхтәрәм кунагыбыз, барлык секцияләрдә дә катнашып, самаралыларны башкала татарларының иҗтимагый эшчәнлеге белән таныштырды, милләтебезне берләштерү, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, телебезне саклап калу һәм үстерү буенча тәҗрибәсе бе¬лән уртаклашты. Самара өлкәсе татарларының бердәмлеген ассызыклады һәм алга таба да шушы татулыкны сакларга өндәде. Безнең төбәктә дә татар телен саклауга үз өлешен кертеп, “Бердәмлек” газетасына әбүнәчеләр яздыруга матди ярдәм күрсәтте. Тыгыз графигында вакыт табып, безне зурлап килгәне өчен бик зур рәхмәт җиткерәбез аңа.

Чараның икенче өлеше Мәдәният сараеның зур сәхнәсендә дәвам итте. Анда юбиляр оешманы, аңа нигез салучы аксакалларны, бүгенге көн активистларын котлаулар, бүләкләүләр җирле һәм өлкәдән килгән ансамбльләр әзерләгән күркәм концерт номерлары белән аралашып барды. 35 ел дәвамында Самара өлкәсендә татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен янып-көеп яшәүче “Туган тел” оешмасы бу көнне өлкә губернаторы, шәһәр һәм төбәк районнары администрацияләреннән күпсанлы котлаулар, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары алды. Оешмага 35 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасының беренче президенты, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның котлау сүзләрен Казанның “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров тапшырды, ә Бөтедөнья татар конгрессы исеменнән, заманында әлеге оешманың учредителе булган “Туган тел” җәмгыятен, “Дуслык” иҗтимагый оешмасы директоры Винер Нурмөхәмитов сәламләде.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*