15 майда Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының финал ярышлары була.
Әдәби бәйгедә Сабаның 5 номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы, Сабаның 1 номерлы «Шатлык» балалар бакчасы, Казанның 183 номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы, Казанның 78 номерлы катнаш төрдәге татар телендә тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчасы, Казанның 384 номерлы катнаш төрдəге балалар бакчасы, Казанның 178 номерлы билингваль балалар бакчасы көч сынашачак.
Программа кысаларында Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе хезмәткәрләре нәниләр өчен экскурсияләр һәм остаханәләр оештырачак. Габдулла Тукайның тууына 140 ел булу уңаеннан бәйгенең темасы бөек шагыйрьнең иҗатына багышланачак.