tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Шадринск шәһәренең татар-башкорт милли мәдәнияте үзәгендә булды
Данис Шакиров Шадринск шәһәренең татар-башкорт милли мәдәнияте үзәгендә булды

Данис Шакиров Шадринск шәһәренең татар-башкорт милли мәдәнияте үзәгендә булды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Курган өлкәсендә. Биредә ул Шадринск шәһәренең “Дуслык” татар-башкорт милли мәдәнияте үзәгендә булды.

Төп максатлары – традицион милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, милләтара аралашу мәдәниятен формалаштыру, шулай ук милли тарих, матди һәм рухи мәдәният предметларын җыю, өйрәнү, саклау һәм экспонатлау булган «Дуслык» үзәге 2007 елда төзелгән.

Берничә еллык иҗади эшчәнлеге вакытында коллектив зур уңышларга ирешә, аның катнашучылары күп тапкырлар шәһәр, төбәк, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңүчеләр, призерлар, дипломантлар булалар, шәһәр һәм өлкә бәйрәмнәрендә һәм концерт программаларында үз номерлары белән тамашачыларны сөендерәләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*