tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Казандагы Сабантуйда БРИКС уеннары тәмамлануын игълан итте
Рөстәм Миңнеханов Казандагы Сабантуйда БРИКС уеннары тәмамлануын игълан итте

Рөстәм Миңнеханов Казандагы Сабантуйда БРИКС уеннары тәмамлануын игълан итте

Казанның өч мәйданчыгында татар халык бәйрәме Сабантуй узды. Мирный бистәсе мәйданында БРИКС Уеннарын ябу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, РФ Хөкүмәте башлыгының спорт буенча штаттан тыш киңәшчесе Олег Матыцин, БРИКС+ илләре шәһәрләре форумы делегатлары һәм БРИКС Уеннары спортчылары катнашты.

Бәйрәм мәйданчыгына килгәч, Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар татар халкының гореф-гадәтләрен, көнкүрешен һәм мәдәниятен чагылдырган милли ишегалларын карадылар. Мәсәлән, Нурлат районы территориясендә татар йолалары буенча туй тантанасы узды. Буа районы ишегалдында Рөстәм Миңнеханов билбау көрәше буенча турнир җиңүчесен бүләкләде, ә авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе мәйданчыгында Татарстан агросәнәгать комплексы алдынгылары һәм ветераннары белән очрашты. Шулай ук республика Рәисе төрле илләрдән БРИКС уеннарында катнашучылар белән аралашты. Төп мәйданда Сабантуй тарихына һәм халыклар дуслыгы темасына багышланган театральләштерелгән пролог күрсәтелде. Ә пролог финалында БРИКС Уеннарында катнашучы 89 илнең байраклары чыгарылды.

Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә Казанда шундый колачлы спорт чарасы уздыруны ышанып тапшыганнары өчен рәхмәт белдерде. “Безнең иң яраткан Сабантуй бәйрәме БРИКС Уеннары тәмамлану белән бер үк вакытта уза. Татарстанда Уеннарны уздыру Россия җитәкчелегенең зур ышанычын күрсәтә. Кызганычка каршы, ярышлар тәмамланды. Барлык катнашучыларга рәхмәт!”- диде Рөстәм Миңнеханов.

Игорь Левитин үз чиратында Казандагы ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. “БРИКС Уеннарын уздырган өчен Татарстан Республикасына, Казан шәһәренә һәм Россия Спорт министрлыгына рәхмәт белдерәсем килә. Аларны оештыру турында карар кабул ителгәндә, бездә аларның нәкъ менә монда булырга тиешлегенә шик юк иде», – дип ассызыклады Россия Президенты киңәшчесе.

Бәйрәм кунакларын чит ил кунаклары да сәламләде. Әнкара мэры Мансур Яваш Татарстан белән Төркия арасындагы күпьеллык дуслык традицияләрен билгеләп үтте. “Меңьеллык тарихы булган шәһәрдә борынгы бәйрәмдә катнашуыма бик шатмын. Казан белән Әнкара арасында дуслык чәчәк атачак дип ышанам. Моның ярдәмендә без үсеш алачакбыз һәм илебезнең иминлеген яхшыртачакбыз”, – дип өстәде ул.

БРИКС Уеннарының 10 көне дәвамында ярышларда 85 илдән 4,5 меңнән артык кеше катнашты. Медаль зачетында беренче урынны – Россия җыелма командасы, икенче урынны – Беларусь, өченче урынны КХР алды.

Чыганак: rais.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*