tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сәхибҗамал” оешмасы кунаклар кабул итте
“Сәхибҗамал” оешмасы кунаклар кабул итте

“Сәхибҗамал” оешмасы кунаклар кабул итте

Бүген Башкортстан Республикасы татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасының Кушнаренко районы бүлекчәсе җитәкчесе Резида Сабитова табигать кочагында 55нче географик координаталар – 55 нче параллель белән 55нче меридиан кисешкән урында кунаклар кабул итте.

Чарада “Сәхибҗамал” оешмасының шәрәфле әгъзасы, танылган язучы, шагыйрә Дилә Булгакова, оешманың шәрәфле җитәкчеләре Динә Морзакаева, Флүсә Назаргулова, кушнаренлылар, Благовар, Туймазы районнарыннан кунаклар катнашты.
Әлеге урын Башкортстанның Кушнаренко районының Түбән Сәет авылыннан ерак түгел билгеләнгән һәм мачта, стелла да куелган. Әйтергә кирәк, Резида Сабитова туган авылыннан ерак түгел генә урнашкан шушы урынны туристлар өчен популярлаштыруда күп көч салучыларның берсе.

Бүгенге чара җәйге кояш торгынлыгына багышланып, җыр-моң, шигырьләр белән үрелеп барды, догалар укылды, теләкләр теләнде. Чарада йога белән шөгыльләнүче, энерготерапевт, остеопат Минзилә Әмирханова да катнашып, хатын-кызның табигать, җиһан белән бәйләнешен кызыклы дәлилләр белән аңлатып, катнашучылар белән әңгәмә корды, сорауларга җавап бирде.
Кушнаренко районының Мөслимәләр җитәкчесе Рәсимә Гаделова вәгазь әйтте, догалар укыды.

Самавырда кайнаган хуш исле чәй эчү, учакта пешкән пылау белән сыйлану күңелләребезне тагын да күтәрде, тәнебезгә сихәт бирде. Катнашучылар оештырган кул эшләре күргәзмәсен карау да күңелләргә хуш килде. Ә инде очрашу азагында шушы күркәм табигать кочагында чараны оештыручы Резида Сабитовага кат-кат рәхмәт сүзләре яңгырады.

Зөһрә ИСЛАМОВА, Башкортстан Республикасы татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы җитәкчесе.

Чыганак: Организация татарских женщин РБ “Сахибжамал”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*