tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең мөселман зиратында булды
Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең мөселман зиратында булды

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең мөселман зиратында булды

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев мөселман зиратында булды.

Большеречье районында мөселман зираты юк иде. 2020 елда халык үтенечен Васил Шәйхразиев өлкә һәм җирле хакимиятләргә хәбәр итте, нәтиҗәдә зират өчен җир бүлеп бирелде.

Коймалар һәм йорт төзү өчен Татарстан Республикасы 100 мең сум акча, ә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, “Иртыш” өлкә татар милли-мәдәни үзәге рәисе Тамир Әлимбаев төзелеш өчен материаллар бүлеп биргән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*