tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: “К.Насыйри үзәкләрендә укыган, тәрбияләнгән татар балаларын Казанга тарту җиңелрәк”
oznorCO
oznorCO

Данис Шакиров: “К.Насыйри үзәкләрендә укыган, тәрбияләнгән татар балаларын Казанга тарту җиңелрәк”

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 2024 елда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына кабул итү кампаниясе башлану уңаеннан матбугат конференциясе узды. Чарада Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов катнаштылар.

Үз чыгышында Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Уфа, Пенза, Чабаксар, Ульян, Тубыл, Самара шәһәрләрендә, Пермь краеның Барда авылында, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан республикаларында Каюм Насыйри үзәкләре эшләп килүен ассызыклады.

“Әлеге фән һәм мәгариф үзәгендә укыган, тәрбияләнгән татар балаларын Казанга тарту җиңелрәк. Ул билгеле бер системаны барлыкка китерә. Бүгенге көндә Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең Казанда белем алу ихтыяҗлары зур. Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумы вакытында Рәисебез Рөстәм Миңнехановка Россиядәге татар оешма җитәкчеләре шушы мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иткәннәр иде. Нәтиҗәдә Рөстәм Нургали улы боергы, карары белән Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына Татарстаннан читтә яшәүче абитуриентлар өчен 4 аерым юнәлешкә кабул итү оештырылды”, – дип сөйләде Данис Шакиров.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*