tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Федераль Сабантуй байрагын Мөнир Галләмов һәм Таһир Габделхаев күтәрде
Федераль Сабантуй байрагын Мөнир Галләмов һәм Таһир Габделхаев күтәрде

Федераль Сабантуй байрагын Мөнир Галләмов һәм Таһир Габделхаев күтәрде

Бүген Марий Эл Республикасында узучы XXIV Федераль Сабантуй байрагын Марий Эл Республикасының узган елгы баш батыры, Россиянең спорт мастеры, Марий Эл Республикасының баш тренеры Мөнир Галләмов һәм Марий Эл Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Марий Эл Республикасы Бәрәңге районы «Батыр» агрофирмасы механизаторы Таһир Габделхаев күтәрделәр.

Исегезгә төшерәбез, 5-6 июль көннәрендә Марий Эл Республикасында XXIV Федераль Сабантуй уза. Әлеге бәйрәм Бөтендөнья татар конгрессы инициативысы белән 2001 елдан башлап оештырыла. 2004 елда, моннан егерме ел элек, Йошкар-Ола шәһәре IV Федераль Сабантуйны кабул иткән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*