tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов һәм Юрий Зайцев Федераль Сабантуй кунакларын сәламләделәр
Рөстәм Миңнеханов һәм Юрий Зайцев Федераль Сабантуй кунакларын сәламләделәр

Рөстәм Миңнеханов һәм Юрий Зайцев Федераль Сабантуй кунакларын сәламләделәр

Бүген Марий Эл Республикасында XXIV Федераль Сабантуй уза. Россиянең 70тән артык регионыннан килгән кунакларны Марий Эл Республикасы башлыгы Юрий Зайцев һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләделәр.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов милли бәйрәмебез белән тәбрик итеп, биредә Бөтендөнья татар конгрессы оешмаларының 70 регионыннан килгән 500 делегатның катнашуын да ассызыклады. “Әлеге матур бәйрәмне оештыруда көч куйган һәркайсыгызга рәхмәт. Сабантуй ул дуслык, спорт, аш-су бәйрәме. Барыгызны да бәйрәм белән”, – дип сөйләде Татарстан Рәисе.

Шулай ук кунакларга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның сәламләү адресын Марий Эл Республикасы буенча баш федераль инспектор Сергей Беляков укып җиткерде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*