tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе Губернаторы Виталий Хоценко белән очрашты
Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе Губернаторы Виталий Хоценко белән очрашты

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе Губернаторы Виталий Хоценко белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә ул Омск өлкәсе Губернаторы Виталий Хоценко белән очрашты.

Утырышта Омск өлкәсенең эчке сәясәт министры Анастасия Терпугова, Омск өлкәсенең мәдәният министры Юрий Трофимов, Омск өлкәсе Төбәк куркынычсызлыгы министры Алексей Кубиц һәм башкалар катнашты.

Утырышта II Иртыш буе Сабан туена әзерлек (Сабантуй программасы, чараларны финанслау һ.б.), Омск өлкәсенең төньягында су басудан зыян күргән авылларга ярдәм мәсьәләсе каралды. Васил Шәйхразыев Сабантуйны 12:00 сәгатьтә башларга тәкъдим итте.

Шулай ук хәзерге вакытта 19 хуҗалыкның гына су астында калуын билгеләп үттеләр. Татар авылларындагы күпчелек халыкның күчәргә теләмәве әйтелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*