tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәт кадерен белеп үсәләр
Хезмәт кадерен белеп үсәләр

Хезмәт кадерен белеп үсәләр

Июнь ахырында мәктәбебезнең 16 актив укучысыннан туплан­ган “Умарталар” хезмәт бригадасы ике атна дәвам иткән эшен тәмамлады. Балаларны хезмәткә алганда бөтен таләпләрне үтәдек – алар медицина күзтүе узды, килешүләр төзеде.

Эш планыбызны җирле тер­риториаль бүлек, “Сельские вести” газетасы редакциясе, мәшгульлек үзәге, “Сергачский” полиция бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет, ГИБДД бүлеге белән берлектә төзедек.

Әйтергә кирәк, балаларыбыз бик актив иде һәм шуңа баш­карылган эшләребез бихисап күп булды. Иң беренчедән, үзебезнең мәктәп территория­сен төзекләндерүдә актив кат­наштык. Аннары Юбилейная урамындагы күперне буядык. Күп балалы гаиләнең коймасын алмаштырыштык, укытучы-ве­теран Флера апа Хәмзинаның бакча-йорт эшләрендә булыш­тык. “Чиста елгалар” экологик акциясенә кушылып, Пар буй­ларын чүп-чардан чистарттык, үләнне чаптык. Бер урамда җәяүле чыгу юлының разметка­сын сырладык. Шулай ук Ураза­выл картлар йортына һәм Салган бала-яшүсмерләр реабилитация үзәгенә барып, төрле эшләр башкардык.

СВОда һәм Әфган хәрби бәрелешендә батырларча һәлак булган якташларыбызның каберләрен тәртипкә китердек. Истәлекле даталар уңаеннан оештырылган чараларда да кат­наштык. Мәсәлән, Хәтер һәм кайгы көнендә “Патриот” паркы мемориалында узган митингта вахта тордык, аңа чәчәкләр һәм веноклар салдык, патриотик те­матикага иҗади чыгышлар яса­дык. 29 июнь көнне “Уразовский” паркы территориясендә узган сабан туе мәйданын әзерләүдә “Умарталар”ыбыз бик тырышып эшләде.

Гомумән, балаларыбыз бер тик тормады, һаман да хезмәттә иде. Тормышларында беренче тап­кыр эш хакы алгач, малай-кыз­лар бик тә шатланды. Акчала­ры яңа уку елына әзерләнгәндә, көндәлек чыгымнарына ярап куяр дип беләм.

Хезмәтебезнең нәтиҗәсен дә тоя башладык инде. Төрле оеш­малар тарафыннан бригадабыз Рәхмәт хатларына лаек булды, җитәкчеләрдән дә байтак хуплау сүзләре ишеттек. Әти-әниләр дә балалары ялларын файдалы үткәргәннәре өчен рәхмәтләрен ирештерде.

13 ел рәттән бригадабыз өлкә конкурсында катнаша һәм һәр-вакыт диярлек без призерлар сафында булабыз, быел да кат­нашуга гариза әзерләдек.

Юл уңаеннан, мин дә тәр-бияләнүчеләремә тырыш хез-мәтләре өчен рәхмәтләремне белдерәм һәм укучыларыбыз белән горурланам, чөнки алар бала чактан ук хезмәтнең каде­рен белеп үсә.

Мирфаиз АЗИЗОВ,

укытучы, “Умарталар” хезмәт бригадасы җитәкчесе.

Уразавыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*