tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мохтаҗларны корбан шулпасы белән сыйладылар
Мохтаҗларны корбан шулпасы белән сыйладылар

Мохтаҗларны корбан шулпасы белән сыйладылар

Лесной бистәсендә урнашкан психоневрология интернатында корбан мәҗлесе узды. Анда төрле милләт һәм дин вәкилләре катнашты.

Корбан гаете – изге җирләргә хаҗ кылу тәмамлануын белдерүче мөселман бәйрәме. Ул Ураза бәйрәме тәмамланып 70 көн узганнан соң, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә һәм Ислам динен тотучылар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Мөселманнарның корбан чалулары Аллаһы юлында малларын кызганмауларын күрсәтә. Бу канун мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыру мөмкинлеге тудыра. Без мохтаҗларны сөендереп, аларның канәгатьлек хисе кичерүенә ирешәбез. Быел Корбан гаете 16 июньгә туры килде.

Корбан бәйрәме уңаеннан милләт җанлы татарлар һәм Сенгилей шәһәре мәхәлләсе имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт Шәрипҗан улы Залалдинов Лесной бистәсендә урнашкан психоневрология интернатында булып кайттылар. Рәмис хәзрәт интернатта көн күреп социаль ярдәм алучыларга, мөселман кардәшләребезгә корбан чалуның мәгънәсе, фазыйләтләре һәм әҗер-саваплары турында вәгазь сөйләде. Аннары интернатта яшәүче барча халык бәйрәм табыны артына жыелды. Чараны оештыручылар һәм интернатның шеф-повары аларга ризыклар әзерләү буенча мастер-класс күрсәттеләр.  Хәзерге вакытта психоневрология интернатында 154 кеше социаль ярдәм ала, шуларның 8се – мөселман кардәшләребез. Рәмис хәзрәт аларның һәрберсе белән аралашып, җан тынычлыгына ирешү, дин юлына басу буенча киңәшләрен бирде.

Бүген Сенгилей шәһәрендә изге эш башкарыла – мәчет төзелә. Имам-хатыйб Рәмис хәзрәт көне-төне шушы эш белән мәшгуль булуына карамастан, корбан чалып мохтаҗларны шатландыру мөмкинлеге тапкан. Шундый  күркәм һәм истәлекле очрашуны оештыруы өчен интернатта социаль ярдәм алучылар исеменнән аңа рәхмәт сүзләре юллыйбыз.

И.ЗАҺИТОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*