tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апанай мәдрәсәсе шәкертләре Яшел Үзән районында кунакта булды
Апанай мәдрәсәсе шәкертләре Яшел Үзән районында кунакта булды

Апанай мәдрәсәсе шәкертләре Яшел Үзән районында кунакта булды

13 июль көнне «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге ике атна дәвамында Апанай мәдрәсәсендә укыган ир балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Яшел Үзән районына бик матур экскурсия оештырды.

Иң беренче тукталыш – Исак авылында урнашкан «Татар авылы» ачык һавадагы этнографик музее. Биредә урта гасыр татар авылының тормышы, көнкүреше һәм татар халыкның һөнәрчелеге күрсәтелгән.

Яшь сәяхәтчеләр Олы Ачасыр авылын да үз итте. Авыл уртасында урнашкан иман йортында намаз укып, тәмле төшке аш белән сыйлангач, балалар Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексында булып, галимнең тормышы һәм мирасы белән танышты. Аннан ямьле күл буена юл тоттылар. Монда балаларга милли бәйрәмебез Сабантуй оештырылды. Саф һавада төрле уеннарда катнашып, вакытның узганы да сизелмәде. Сәяхәт бик күңелле һәм һәркем өчен файдалы булды. Күпме мәгълүмат туплап, автобуска утырганда азрак арылган булса да, балаларның кәефләре күтәренке иде.

Чыганак: hyashel-uzan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*