tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәхәллә мөселманнарны берләштерә
Мәхәллә мөселманнарны берләштерә

Мәхәллә мөселманнарны берләштерә

Засвияжье районының Московское шоссе урамында менә биш елдан артык инде Ислам мәдәният үзәге уңышлы гына эшләп килә. Район мөселманнарын берләштерүче әлеге мәхәлләдә шушы көннәрдә корбан мәҗлесе узды. Танылган эшмәкәр Рөстәм Аюпов тарафыннан оештырылган корбан ашына СВОда – махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары һәм туганнары да чакырулы иде.

Ислам мәдәният үзәгендә биш вакыт намаз уку, гарәп һәм татар телен өйрәнү, әрвахларны дога белән искә алу, никах укыту, балага исем кушу мәҗлесләрен үткәрү, шулай ук мәрхүмнәрне соңгы юлга озатуга бәйле йолаларны башкару өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Шәһәр хакимияте ярдәме белән шушы арада гына әле мәхәлләгә илтүче асфальт юлны яңартканнар. Ә татар эшмәкәрләре кондиционер сатып алырга булышкан. Намазга йөрүчеләр саны гына никтер артмый, җомгаларга килүчеләрнең яртысы чамасы – шәһәр вузларында белем алучы чит ил яшьләре, ә үзебезнең татарларыбыз һаман дөнья куалар, мал артыннан чабалар, ахирәт көне җитәчәге турында уйлап та карамыйлар, дип борчылуын белдерде мәхәлләнең имам-хатыйбы Хасиятулла хәзрәт Ахметов. Ул мәҗлестә катнашучыларны Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инанып, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә өндәде. Аннары Коръәни-Кәримнән сүрәләр укыды һәм ил-көннәребезнең тыныч, имин булуын, якташларыбызның сугыш кырыннан җиңү шатлыгы белән исән-сау кайтуларын теләп дога кылдырды.

Ә Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин дошманны җиңү сәгате мөмкин кадәр тизрәк якынлашсын өчен хәләл тормыш белән яшәргә, көне-төне догада булырга, корбаннар чалырга, ураза тотарга һәм мохтаҗларны шатландырып сәдакалар бирергә киңәш итте. Мөхтәрәм мөфтиебез төбәгебезнең танылган хирургы, Россия Федерациясенең атказанган врачы Сәйдәш Шамсутдиновка Ульяновск мөфтиятенең рәсми бүләген – “Әл-Ихлас” (“Искренность”) дип аталган медален тапшырды. Сәйдәш Миргасыйм улы меңләгән кешене үлемнән коткарып калган табиб, игелекле гамәлләре өчен Аллаһы Тәгалә аңа әҗер-савапларын насыйп итсен, диде Илдар хаҗи.

Ульяновск шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин белән Засвияжье район хакимияте башлыгы Наил Юмакулов СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнашкан өчен мөселман кардәшләребезгә рәхмәт белдерделәр.

Ә шәһәр Думасы депутаты, татар автономиясенең Тимерьюл район бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Абитов махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә һәм аларның гаиләләренә һәрдаим булышлык күрсәтү кирәклеген ассызыклады. Фронтның алгы сызыгында – передовойда туган якларыннан килгән һәрбер открыткага, һәрбер посылкага чиксез шатланалар, диде ул.

Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин районнардагы “Ак калфак” оешмаларының токмачлар кисеп, чәкчәкләр һәм тушенкалар, коры ашлар ясап фронтка җибәрүләре турында сөйләде.

Ә мәхәллә рәисе Шәфикъ Иматдинов Ислам мәдәният үзәге эшчәнлеге белән таныштырып үтте һәм корбан мәҗлесен оештыруда катнашучыларга, аерым алганда, милләт җанлы, иманлы фермер Рөстәм Сабир улы Аюповка рәхмәт сүзләрен ирештерде. Власть органнары, юмарт татар байлары, аксакалларыбыз ярдәме белән мәхәлләбез тулы канлы тормыш белән яши, мөселманнарны берләштерә, диде Шәфикъ Иматдинов.

Күркәм мәҗлестә катнашучылар күмәкләшеп тәкбир әйткәннән соң, шифалы корбан шулпасын авыз иттеләр һәм милли ризыклар белән сыйландылар.

И.ХАСИБОВ. 

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*