tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Равил Булатов: “Әнкәебез арыш урагы вакытында дөньяга килгән”
Равил Булатов: “Әнкәебез арыш урагы вакытында дөньяга килгән”

Равил Булатов: “Әнкәебез арыш урагы вакытында дөньяга килгән”

Морзалар авылының ак әбисе – Зәйнәп әбигә 90 яшь тулды. Зәйнәп әби Булатованы тәбрикләргә балалары, оныклары, оныкчыклары җыелган, мул-сыйлы табын әзерләгәннәр. Район башкарма комитеты эшләр буенча җитәкчесе Ринат Гыйльфанов юбилярны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән кайнар котлап, открытка һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Каратун авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлүсә Насретдинова изге теләкләрен ирештереп, бүләген тапшырды.

Зәйнәп апа 34 яшендә тол калып 5 баланы акыллы, тәртипле итеп тәрбияләгән. Уңганлыгы, тапкырлыгы, тырышлыгы, пөхтәлеге белән Морзалар авылының хөрмәткә лаек хатын-кызы булып яшәде.

“Әнкәебез авырлыкларны күп күрсә дә, тормыш юлын лаеклы итеп яшәде. Бик чиста-пөхтә булды. Ак яулыклы Зәйнәп диләр иде аны. Әнкәйгә сәламәтлек, сызланмыйча яшәвен. Ходай биргән гомерне безне шатландырып яшәвен телибез”, – ди балалары.
Онык-оныкчыклары да Зәйнәп апаны яраталар, хөрмәт итәләр.

“Без аны яратып Әнкәй дибез. Үзенең тырышлыгы, уңган-булганлыгы белән авылда атаклы Зәйнәп булды. Безне дә үз үрнәгендә үстерде, тәрбияләде. Барысы өчен дә рәхмәт аңа”, – диләр оныклары.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*